Җәмгыять
Яшь боксчылар өйгә ике «алтын», «көмеш» һәм ике «бронза» алып кайттылар
11 марттан 12сенә кадәр Чирмешән районында бокс буенча III бөтенроссия турниры булып узды.
Анда «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы Валерий Шестаковта шөгыльләнүчеләр катнаштылар.
Яшь боксчылар истә калырлык һәм дулкынландыргыч көрәш күрсәттеләр. Богдан Зимин (6нчы мәктәп укучысы) һәм Илдан Шаһиязданов (1нче мәктәп) әлеге ярышның чемпионнары булдылар. Егор Борһанов (4нче мәктәп) икенче урынны яулады. Антон Мельников (1нче мәктәп) һәм Артем Димитриев (кадет мәктәп-интернаты) турнирның бронза призерлары булдылар.
Без аларның уңышлары белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев