Чистайда яшәүче яшь кыз беренче тапкыр сайлауларда катнашты
Җәмгыять

Чистайда яшәүче яшь кыз беренче тапкыр сайлауларда катнашты

Рамина Хәйруллина беренче тапкыр сайлау участогына сайлаучы буларак килде

Татарстан участокларында тавыш бирү көннәрендә сайлауларда беренче тапкыр катнашкан яшь сайлаучыларга аерым игътибар бирелә.

 

Беренче тапкыр тавыш бирүче һәр сайлаучы индивидуаль чакыру алды, ә сайлау участокларында аларга истәлекле сувенирлар тапшырылды. Барлыгы республикада мондый 43 мең кеше бар.

 

Шуларның берсе - Чистайда яшәүче Рамина Хәйруллина. Ул беренче тапкыр сайлау участогына сайлаучы буларак килде. Яшь кыз сайлауларда катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

 

«Мин балигълык яшенә җиткәнче үк, һичшиксез, тавыш бирергә барачагымны белә идем, чөнки бу минем илем өчен бик мөһим дип саныйм. Мин партияләрнең программаларын җентекләп өйрәндем һәм идеяләре миңа якынрак булганны сайладым».

 

Р. Хәйруллина фотолары


Нет комментариев