Чистай районында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләре төгәлләнде
Җәмгыять

Чистай районында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләре төгәлләнде

Барлык планлаштырылган ишегалды территорияләре ремонтланды

Чистай районында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күләмле яңарту эшләре төгәлләнде. Барлык планлаштырылган ишегалды территорияләре 100 процентка ремонтланды, ә төзелеш эшләренең төп күләме уңышлы тапшырылды. Бу хакта муниципалитетта хәбәр иттеләр.

 

Районда күләмле төзекләндерүне йомгаклау күрсәткечләре:

Юл эшләре: яңа сыйфатлы асфальт өслек, уңайлы тортуарлар һәм бордюр ташлары барлык планлаштырылган ишегалларында тулысы белән ясалып беткән. План 100 процентка үтәлгән.

Тышкы яктыртылыш: заманча, якты, куркынычсыз светодиодлы яктырткычлар тулысы белән яңа терәкләргә урнаштырылган. 100 процент әзерлек.

Кече архитектур формалар: район ишегалларында 318 берәмлек яңа балалар уен һәм спорт җиһазлары, эскәмияләр һәм чүп савытлары барлыкка килде.

Барлык элементларны монтажлау һәм куркынычсыз булуларын тикшерү районның 31 ишегалдында тулысы белән төгәлләнде.

- Республика Рәисе ярдәме һәм Чистай районының зур командасы көйләнгән эше ярдәмендә республикада яшәүче меңләгән кешенең үз йортлары янында үк ял итү, саф һавада йөрү өчен заманча, уңайлы һәм имин мәйданчыклар булдырылды. Хөрмәтле чистайлылар! Хәзер безнең уртак бурычыбыз озак еллар безне шатландырып торсыннар өчен шушы мәйданчыкларга һәм җиһазларга сакчыл караш булдыру, – дип чистайлыларга мөрәҗәгать иттеләр муниципалитетта.

 

Фото: муниципаль районның рәсми порталы.


Нет комментариев