Җәмгыять

Бер атна эчендә Татарстанда респиратор вирус инфекцияләрнең 10 меңгә якын очрагы теркәлгән

Авыручылар саны, үткән ел белән чагыштырганда, 20,2 процентка кимрәк

Узган атнада Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләрнең 9827 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.

 

Ведомство мәгълүматларына караганда, авыручылар саны узган елның шул ук чорына караганда 20,2 процентка кимрәк. Нигездә, авыру грипп вирусы белән бәйле түгел.

 

Кискен респиратор вирус инфекцияләрне кисәтү өчен республика халкына авыручылар белән тыгыз элемтәдә булмаска, кулларны даими юарга һәм җәмәгать урыннарында булу вакытын киметергә киңәш ителә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев