Чистайда тыл ветераны Нурания Шәрифуллинаны 94 яшьлеге белән котладылар
Җәмгыять

Чистайда тыл ветераны Нурания Шәрифуллинаны 94 яшьлеге белән котладылар

Аның гомуми стажы 45 елдан артык

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тыл хезмәтчәне Нурания Гайнетдин кызы Шәрифуллинаны 94 яшьлеге белән тәбрик итте. Ул аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләде.

 

Нурания Гайнетдин кызы Чистай районы Акбулат авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында, үзенә 12 яшь булганда, ул оборона продукциясен җитештерүче сәгать заводында эшли. Кияүгә чыкканнан соң Нурания Шәрифуллина Төркмәнстанга күчеп китә, Небит-Даг исемле шәһәрне төзүдә катнаша. Советлар Союзы таркалганнан соң туган ягына – Чистайга кайта. Бүген ул кызы гаиләсендә ике оныгы, дүрт оныкчыгының җылы карашын, кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә. Аның гомуми стажы 45 елдан артык. Күпеллык намуслы хезмәте өчен күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган.


Нет комментариев