Каргалы мәктәбендә бергә укыган сыйныфташларымның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, гомер-вакытның кадерен белеп яшәгән
«Бер күрешү - үзе бер гомер!» дигән сүзләрне элек тә ишеткәнем бар иде барын. Тик аларның асыл мәгънәсен бер дә аңламаганмын икән бит...
Каргалы мәктәбендә бергә укыган классташларым белән очрашу тантанасы булып узганнан соң гына аңладым бу сүзләрнең чып-чын мәгънәсен! Чөнки... инде менә ничәнче көн шул очрашу турында гына уйлап йөрим. Анда әйтелгәннәр, анда күргән-ишеткәннәрне искә төшерү дә күңелне кузгата, җанга рәхәтлек өсти, уйландыра, моңга сала... Чистай районы, Каргалы мәктәбен 56 ел элек тәмамлаган, соңгы кыңгырау тавышын да шул чакта ишеткән, кулга өлгергәнлек аттестаты алган, укытучылар белән, әниеңдәй якын була башлаган класс җитәкчесе Раҗия апабыз, тормышыңның бер өлешенә әверелгән классташлар белән аерылышкан шул онытылмас көнгә бар күңелең белән кире кайту тагы ничек булсын инде?!...
...Без бу очрашуга туган ягыбызның башкаласы булган Чистай шәһәрендә, аның иң затлы саналган «Хозур» дип аталган мәҗлесләр үткәрү йортында очраштык. Тагы да басым ясап әйтергә кирәктер: 25 август көнендә - Мәүлид бәйрәмендә, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллАЛЛАҺУ галәйһи вәссәләм туган көндә. Киемнәребез дә, сөйләгән сүзләребез дә шул көннең гүзәл асылына туры килердәй булып, зиннәтле рәвештә узды очрашуыбыз!
... Классташларым бу көннең асылына туры китереп барысы да милли-дини киемнәрдән иде. Кызларыбыз яулыктан, озын итәкле, озын җиңле затлы күлмәкләрдән иделәр, егетләребезнең һәрберсе-түбәтәйдән... Очрашуыбыз тантанасын Исләй авылы имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Мохтаров алып барды. Сүз остасы булуы, матур фикерләргә бай чыгышы белән сокландырды ул безне. Вакыт, узган гомерләр турында уйланырлык итеп башлады ул сүзен. Шул хакта Коръән аятьләрен, Пәйгамбәребез хәдисләрен искә төшерде дә: «Аллаһ Тәгаләнең адәм баласына биргән затлы бүләге вакыт-гомерне без ничек уздырдык соң?!» дигән сорау да бирде... Кадерен белдекме гомер елларының?! Гомернең аккан судай, искән җилдәй тиз үтүенә инде ышандыкмы?! Менә шундый фәлсәфи-шагыйранә эчтәлектә, бик уйландырырдай булды Рафик хәзрәтнең чыгышы.
Калганнарыбызның чыгыш-сөйләүләре классташыбыз Рафик Мохтаров куйган сорауларга җавап буларак әйтелде кебек...
... Балачакта без октябрятлар, аннан пионерлар булдык... Трактор арбасына төялеп, Чистайга барып комсомолга кереп кайттык. Без коммунизмда яшәячәгебезгә иң ышанган буын булып үстек... Төрле хәлләр күрдек, тирән кичерешләр - үзгәрешләр кичердек. Бәхетебезгә динле-иманлы булу форсатын ачкан еллар да туры килде безгә.
Классташыбыз Рамил Хәйдәров Мәүлид бәйрәме уңаеннан барыбызга да Коръән китапларын бүләк итте. Бик кыйммәтле, ап-ак шома кәгазьле, тәҗвидле уку да өйрәтелгән затлы Коръән! Барыбыз да ихлас сөендек бу Коръәнгә! Менә бу хәл үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли бит инде, дуслар! Бүләк ителгән Коръәнгә сөенеп аны күкрәгенә кыскан классташларның гомер-вакытлары заяга узмаган, димәк! Аллаһка якынайткан гомер-вакытны бушка узган дия алмыйсың!
...Авылдашым һәм классташым Рафик яшәгән өй алдында алсу алмалары асылынып торган алмагачларны, авылыбыз уртасында балкып утырган мәчетне, аның янында үскән күккә ашкан төз чыршыларны күрдем. Алар да, Аллаһның рәхмәте, Рафик тырышлыгы белән үскәннәр. Ул авылыбыз тормышына җан өреп, аны яшәтүче ир заты, мәчетебез имам хатыйбы! Ике улы да дини-милли юнәлештәге вузлар тәмамлаганнар, намаз әһелләре, оныклары да азан әйтәләр, намаз укыйлар! Мондый кешене Аллаһ Тәгалә биргән вакыт-гомерне әрәм-шәрәм итеп яшәгән диеп буламы?!
Рамил Хәйдәровның да гомере мәгънәле үткән: диндә, ике кыз үстергән. Бик игелекле эшләрдә эшләгән. Мәккә-Мәдинә шәһәрләрендә хаҗ кылучыларны автобусларда йөртүче булган. Гаиләсе белән Казан шәһәрендә үзе төзегән йортта яши.
Ринат дустыбыз Хәкимов та вакыт-гомерен юкка сарыф итмәгән, хезмәте кешеләрнең сәламәтлеген саклауга бәйле булган, бик акыллы балалар үстергән. Бер кызы танылган сәхнә йолдызы, икенчесе дин сабакларын оста өйрәтүче, мөгаллимә. Татар Сарсазы авылында яшәүче классташыбыз Рамил Закиров турында да, мәчеткә гел йөри, шәп йорт салган, гомер буе тырыш булды, дип сөйләделәр... Димәк ул да гомер-вакытның кадерен белеп яшәгән һәм яши! Әлхәмдүлилләһи Раббил гәәләмиин!
Очрашуыбызның күрке булган, классыбызның горурлыгы, яме, гомерлек сөю үрнәге булып, матур пар булып яшәгән Гөлсирә һәм Искәндәр дусларыбыз турында язмыйча һич ярамый! Аларның бер-берсенә битараф булмаган мәгъшуклар икәнлеген мәктәптә укыганда ук чамалаган идек инде. Сөюләренә турылыклы калып кавышканнар, бергә гомер кичерәләр, әлхәмдүлилләһ! Искәндәр Минсафин авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Чистай данын бөтен Татарстан, алай гына да түгел, бөтен Рәсәй югарылыгына күтәргән оешма – Элеватор җитәкчесе булып эшләгән. Элеккеге чорлардан хәтердә калган, чат саен эленеп торган: «ХЛЕБ-ВСЕМУ ГОЛОВА» дигән лозунгларны хәтерлисездер әле! Бу өлкәдә эшләүнең мактаулы да, бик авыр һәм четерекле булуын да ассызыклап-аңлатып хәтергә төште алар. Бу авыр эшендә Гөлсирәсе ярдәмче булган Искәндәргә. Искәндәр гаиләсенең кешеләргә бик ярдәмчел, игътибарлы булуын классташларым сөйләде. Аларның Элеваторда үткәргән очрашуын әле дә сагынып, бик яратып сөйләүләреннән дә шул аңлашылды. Искәндәр белән сөйләшкәндә сүз арасында гына татар матбугатыннан күп газета-журналларны укып баруын белеп тә сокландым. Безнең бу очрашуыбыз да Искәндәр-Гөлсирә тәкъдиме һәм алар тырышлыгы, тынгысызлыгы бәрабәренә оештырылуын белгәч тә, бу гаиләгә Рәхмәт хисләре артты!
Әле ул гынамы! Искәндәр баянда уйнап, Гөлсирәсе чишмә чыңыдай челтерәп торган, саф, моңлы тавышы белән яшьлек чорында җан түребездә булган, күңелебез ядкәрләренә әверелгән җырларны җырлап мәҗлесебезне нурлы, моңлы, гамьле иттеләр!
Җыр дигәннән Мәүлид бәйрәме көненә туры килгән табын артында җырларга ярыймы икән?! дип икеләнүчеләр дә булды. Пәйгамбәребезнең: «Бар нәрсә дә нияттән тора» эчтәлегендәге хәдисен искә алып тынычландык. Безнең ният яшьлегебезгә алып кайткан, сагыну сагышы, җан рәхәте биргән матур эчтәлекле җырларны искә алып моңлану, хозурлану бит... Ә җырчылар безнең класста бигрәк күп, барысы да җырлый икән бит! Дания Камалова, Гөлия Ситдиковалар чын җырчылар инде! Рамил Хәйдәров, Рамил Закиров та осталар! Ринат Хәкимов гармунда уйнап әллә ничә җыр башкарды!
Рафик дустыбыз курайда «Тәфтиләү» көен уйнады. Тукай сүзләренә: «И, мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?!» ...Моңланмыйча, уйланмыйча яши торган түгел шул заманыбыз, нишлисең...
Бик күп моңсу догалар да укылды очрашуыбызда. Рафик хәзрәт Каргалыда, Иске Романда, Исләй мәктәбендә белем биргән укытучыларыбыз рухына озын исемлеккә карый-карый тәфсилләп дога кылды. Аллаһы Тәгалә кабул кылсын-рухлары шат булсын газиз укытучыларыбызның! Бик иртә арабыздан киткән классташларыбыз рухына-алар да шактый икән инде- дога кылды хәзрәтебез. Күз яшьләре аша искә алдык мәрхүм-мәрхүмә классташларыбызны. Кабер эчләре нурлансын, бездән риза-бәхил булсыннар! ӘӘМИИН, йәә Рабби!
Язмамны якты-яхшы эчтәлектә, күңел дәртен биреп дәвам итәсем килә! Шуңа да классташларым турында язачакмын алдагы бүлектә, ин шәә АЛЛАҺ! Мондый очрашулар гел булмый бит!
Классташларымның очрашудагы чыгышларыннан шул аңлашылды: һәркем тормышта үз юлын тапкан. Каргалы мәктәбендә алган урта белем дә сайланачак һөнәрләрне ачыкларга ярдәм иткән, әлбәттә. Рафик белән Искәндәр авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнар, Гөлчәчәк Мостафина икътисадчы дипломын алган, озак еллар ире белән бергә Галактион совхозында авыл хуҗалыгы белгечләре булып хезмәт куйганнар. Гөлчәчәк бик җитди, авыр вазифада хезмәт куйган:совхозның баш экономисты булган ул! Сабакташыбызның ике улы да белемле, инсафлы, җитәкчелек эшләрендә икәннәр. Алар өчен бик сөенеп сөйләде Гөлчәчәк. Киләчәктә дә сөенерлек сәбәпләре күп булсын аларның! ӘӘМИИН, йәә Рабби!
Ә икенче Гөлчәчәгебез: Гөлчәчәк Садыйкова Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, гомер буе балалар дәвалаган! Менә бит нинди игелекле һөнәр ияләре безнең классташлар!
Дустым, классташым Рахимә белән без икәү Факия апада фатирда тордык. Бик дус яшәдек. Икебез дә Казанда яшәвебезне белгәч тә, бик сөенештек. Мин инде аңа кунакка да барып килдем. Якын яшибез икән бер-беребезгә! Йөрешергә, аралашырга сүз куештык. Насыйп булсын. Рәхимә сәнгатьле чигү фабрикасында эшләгән. Яулыклар, сөлгеләр, урын-җир әйберләре чиккән. 90 нчы елларда халыкка чиккән әйберләр кирәкми башлагач, эш урынын алыштыра. Тик безнең Рәхимәбез кайда эшләсә дә, сынатмаган. Ире белән бер малай, бер кыз үстергәннәр. Балаларының игелегенә куанып, җайлы, матур фатирда бик рәхәтләнеп көн күрә ул! «Болгар» мәчетендә дин сабакларын алуын, Коръән укуын, намазлы булуын да Рәхимәбез бик куанып сөйләде. Тормышың гел ипле булсын, Рәхимә дус!
Нәсимә Садыйк
Дәвамы бар
Нет комментариев