Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Россия тимер юлларының Татарстандагы филиаллары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ филиаллары – Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский һәм Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

 

Яклар республика һәм Россия тимер юллары арасында пассажирлар һәм йөк ташуны оештыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

 

Татарстан территориясендә инфраструктура проектларын алга таба гамәлгә ашыру планнары билгеләнде. Ел ахырына кадәр платформаларны модернизацияләү, заманча яктырту системасын урнаштыру һәм берничә участокта өслекләрне ремонтлау планлаштырыла.

 

Республика предприятиеләренә һәм йөк җибәрүчеләргә ярдәм итү чаралары аерым каралды.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев