Россиядә бу елның сигез аенда хайваннарны таптау белән бәйле 459 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән
Көз җитү белән машина юлларында пошилар еш очрый башлый. Аның төп сәбәбе – әлеге хайваннарның куышу вакыты башлану.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча 2026 елның сигез аенда Россиядә хайваннарны таптау белән бәйле 459 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 68 кеше һәлак булган, шуларның 585е җәрәхәтләр алган,
«Известия» басмасы хәбәр итүенчә, 2025 елның шул чоры белән чагыштырганда, мондый вакыйгалар 9,1 процентка кимегән. Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак булырга өндиләр.
Нет комментариев