Җәмгыять

Татарстанның җиде банкы цифрлы сумга әзер

Цифрлы сумнарны сатып алулар, хезмәтләр өчен түләүгә һәм күчерүләргә кулланырга мөмкин булачак

Татарстанның җиде банкы Үзәк Банк белән килешүләр төзегән инде һәм үз системаларын цифрлы сум белән эшләү өчен көйли. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Үзәк Банкның республика буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин хәбәр итте.

 

Аның сүзләренә караганда, республика банкларының берсе пилот проектында катнаша һәм үз клиентларына яңа валюта белән операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Калган төбәк банклары бу хезмәтне 2027-2028 елларда тоташтырырга тиеш булачак.

 

Марат Шәрифуллин аңлатканча, цифрлы сум – акчаның бер төре. Төп аерма аның кайда саклануында. Акчалата булмаган сумнар коммерция банкларындагы счетларда ята һәм алар өчен банк үзе җавап бирә. Ә цифрлы сумнар махсус счетларда турыдан-туры Үзәк Банкта саклана, ул алар өчен тулы җаваплылык йөртә.

 

Цифрлы сумнарны сатып алулар, хезмәтләр өчен түләү һәм күчерүләргә кулланырга мөмкин булачак. Әмма алар буенча кертем ачарга яки кредит алырга мөмкин булмаячак – бу максатлар өчен элеккечә гадәти банк счетларыннан файдаланырга кирәк булачак.

 

Яңа валютадан файдалана башлау өчен клиентларга яңа кушымталарны үзләштерергә туры килмәячәк. Цифрлы сум счетын, әгәр ул Үзәк Банк платформасына тоташтырылган булса, гадәти мобиль банк кушымтасында ук ачарга мөмкин булачак.

Чыганак: Казань КП


Нет комментариев