Мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләре һәм пилотсыз очкыч табылган очракта ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында искә төшерделәр
Татар Ялтаны китапханәсендә «Станция «Сак булыгыз, куркыныч!» исеме астында дәрес узды. Балалар белән сөйләшү бик гади, әмма бик тә файдалы килеп чыкты.
Чара ике төп тукталыш форматында үтте. Беренчесе – «Юл»: укучылар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар һәм үз гомереңне саклап калу өчен эшләнергә тиешле мөһим әйберләрне искә төшерделәр.
Икенче тукталыш – «Күк йөзе»: катнашучыларга иң актуаль нәрсәләр – пилотсыз очу аппараты тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләделәр.
Балалар үзләштергән төп кагыйдә: БПЛА күрсәң, фотога төшерергә ярамый, шунда ук өлкәннәрне һәм яшеренү урыны эзлә!
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый белемнәр – катлаулы вәзгыять вакытында паникадан иң яхшы прививка.
Нет комментариев