Җәмгыять

2026 елда Татарстанда 1586 километр юл файдалануга тапшырылачак

Татарстанда бер ел эчендә 1586 километр юлны файдалануга тапшырырга җыеналар. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте

Аерым алганда, төбәк әһәмиятендәге 313 километр һәм җирле әһәмияттәге 1273 километр юл файдалануга тапшырылачак. Юл эшләре программасына барлыгы 93 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2,8 миллиард сум милли проектка, шулай ук 2 миллиард сум Казан агломерациясен үстерүгә, 1,3 миллиард сум Чаллы агломерациясен үстерүгә тотылган. Моннан тыш, Түбән Кама юл челтәрен үстерүгә 480 миллион сум тотылачак.

 

Юлларны реконструкцияләүгә 4,6 миллиард сум, ә төзелешкә 2 миллиард сум сарыф итү планлаштырыла. Татарстанда фермер хуҗалыкларына керү юлларына – 500 миллион сум, балалар лагерьларына керү юлларына 250 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Өстәмә рәвештә республикада терәк торак пунктларда юлларны үстерүгә 8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Чыганак: Вечерняя Казань


Нет комментариев