Чистай спортчылары «Татарстанның өметле бадминтончылары» турнирының финалына чыктылар
Безнекеләрне бел!

Чистай спортчылары «Татарстанның өметле бадминтончылары» турнирының финалына чыктылар

Ярышларның сайлап алу туры Алексеевск районында узды

Алексеевск районыныда «Татарстанның өметле бадминтончылары» дип исемләнгән республика ярышларының сайлап алу этабы узды. Турнирда Чистайны 25 яшь спортчыдан торган команда тәкъдим итте, алар менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ярыш призерлары арасында – Варвара Чернышева һәм Әмир Галиев. Алар икесе дә өченче урынны алдылар. Шулай ук Артем Кипров һәм Анастасия Данилова әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр: алар үзләреннән бер яшькә өлкәнрәк булган көндәшләренә каршы чыгыш ясадылар һәм турнирның иң яхшы бадминтончылары сигезлегенә керделәр.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча «Татарстанның өметле бадминтончылары» финалына 12 Чистай спортчысы путевка алды. Финал 3 - 4 октябрьдә Базарлы Матакта узачак.


Нет комментариев