Икенчесе дәваханәгә озатылган
Фаҗига Чистай көймә станциясендә килеп чыга. Кечкенә судноның металл конструкция белән бәрелешүе нәтиҗәсендә бер ир-ат вафат була, тагын берсе төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматларга караганда, көймә йөртүчесе зур тизлек белән хәрәкәт иткән, идарә итә алмаган һәм тулы көченә металл йөзмә күпергә килеп бәрелгән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 42 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны тиз арада Чистай үзәк район дәваханәсенә китергәннәр, анда табиблар аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр. Көймәдә булган тагын бер 46 яшьлек ир-ат алынган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.
Чыганак: «Татар-информ»
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев