...
Минем бакчам белән янәшә ташландык бакча бар. Менә ун елдан артык инде анда корычагач яфрагына охшаган Америка өрәңгесе үсә. Бу матур җырларда җырланганча «бөдрә» агач түгел билгеле... Америка өрәңгеләре – чынлап торып бәлага әйләнде: чөнки алар стена булып, бик тиз үсәләр, аның орлык-вертолетлары төрле җиргә тарала, койма аша башка бакчаларга да оча... Алар йөз проценттан артык тишелеп чыгалар дип шаярта экологлар. Ә чынлыкта исә илле проценттан азрак. Әмма бу гына хәлне җиңеләйтми.
Чистайда Америка өрәңгесе - чит җирдән килгән агач белән барлык чокыр-чакырлар тулган, азрак игътибарсызрак йөрсәң, ишегалларын, скверларны, бакчаларны да басып китә. Әлеге агачларның бездә табигый дошманнары да юк. Алар шәһәрдә генә үсми, билгеле. Гөлсинә Сорутдинова Иске Роман авылында өрәңгеләрнең моннан ун еллар элек юл буена, бакча кырыйларына урман кебек таралуы, авыл зиратында да үсүе хакында сөйләде.
– Безнең тыкрыкта элек машиналар, тракторлар йөри иде, хәзер анда кереп тә булмый. Безнең коймабыз да күренми инде, – дип сөйли ул.
Аның сөйләвенчә, алар үз көчләре белән көрәшеп тә караганнар, әмма файдасыз. Авыл зиратында да авыл халкы белән бергәләп әллә ничә тапкыр өрәңгегә каршы өмәләр үткәрелгән, балталар, пычкылар белән кисеп ташыганнар, әмма озак та үтми алар яңадан калкып чыкканнар…

Менә шуңа күрә дә Америка өрәңгесеннән котылырга теләүчеләргә агачларны кисү белән үк гербицидлар (арборицидлар) белән эшкәртергә кирәк. Алар белән яңа киселгән урыннарны, кәүсә тирәләрен һәм яшь үсентеләрне дә эшкәртәләр.
Зур Кызыл Яр авылына, А.М.Бутлеровны чукындырган чиркәүгә баргач, мин чиркәү янындагы уйсулыкның Америка өрәңгесе белән капланганын күрдем, ә якындагы агач чаң сугу җиреннән ун метрлап кына ераклыкта. Бу әгәр дә әлеге агачларны кисмәсәң, алар санаулы еллар эчендә фундаментны һәм стеналарны җимерәчәк дигән сүз. Шулай ук Америка өрәңгесенең Чистай районы кырларында таралуы да күренә. Кыр уртасына бер үсенте эләксә дә, вакытында ул юкка чыгарылмаса, аның орлыклары төрле якка сибеләчәк...
«Россельхозцентр»ның Чистай филиалы әйдәүче агрономы Михаил Миронов әлеге проблеманың ничек килеп чыгуы хакында сөйләде:
– Җирне эшкәртергә кирәк. Әгәр дә бер ел дәвамында җирне сөрмәсәләр, өрәңге белән проблема зур булачак, аның орлыклары егерме метрга кадәр оча.
Гербицидлардан глифосат нигезендә ясалганын кулланырга киңәш итә. Америка өрәңгесе үскән җирдә башка агачлар үсүдән туктады – аларның өрәңгенең көчле тамырлары аша чыгарга мөмкинлекләре юк. Аның өстенә ул аллерген: ә тирәкләрнең мамыклары үзеннән-үзе аллергия китереп чыгармый, ул башка үсемлекләрнең серкәсен күчерергә һәм биткә эләгергә мөмкин, бу исә кайбер кешеләрнең ачуын китерә. Әмма тирәкләрне агрессивлыклары һәм үсүләре буенча өрәңге белән һич тә чагыштырып булмый. Моңардан тыш алар һаваны чистарта һәм туфрактан артык суны чыгара. Өрәңге исә дымны яратмый, шуңа күрә аның белән көрәшү ысулларының берсе – тамыр системасын су белән юдырту. Әмма бу эш күп вакыт сорый һәм җиңел түгел.

Яшелләндерү буенча мастер, Чистайның «Индустрия Плюс» предприятиесе белгече Юрий Сарафанников язын урман мульчеры – трактор өчен ук формасында өстәмә җиһаз сатып алуларын сөйләде. Трактор куаклыклар янына килә, мульчерын төшерә һәм өрәңгене өстән аска таба тамырына кадәр ваклый, йомычкага әйләндерә.

– Иң элек йөрергә комачаулаган юлларны һәм тротуарларны өрәңгедән чистартабыз, – дип аңлата Юрий Сарафанников. – Шулай ук машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр иминлеген саклау өчен тыкрыкларны чистартабыз. Шулай ук заявкалар буенча ташландык урыннарны да эшкәртәбез. Билгеле, иң яхшысы – агачларның төпләрен чыгару. Әмма бу бик озак һәм кыйммәт.
Димәк, үсеп таралган Америка өрәңгесеннән котылу авыр, кыйммәт һәм озак. Әмма күңелләрне бөтенләй төшермик әле: күп еллар шушы өрәңге белән көрәшкәнгә күрә, аның кечкенә үсентеләрен яланкул да йолкып алырга мөмкин икәнен яхшы беләм.
Беренче елны гына түгел, икенче елны да аңардан котылу авыр түгел. Нык туйдыра торган эш булса да, аны җылы сезонда даими йолкырга кирәк. Моның өчен Сосновский балтырганы белән көрәштәге кебек махсус саклау киемнәре кияргә һәм күзләрне, тәнне яшерергә кирәкми.

Сүз уңаеннан, Сосновский балтырганы Лаеш районында таралган, Казанга керә торган җирләрдә дә ул бик күп. Димәк, ул Чистай ягында да тарала дигән сүз. Аның белән көрәшергә кирәк. Чөнки һәр өлгергән балтырган (файдалысы, гадәти ашый торганы һәм себер балтырганы белән бутарга кирәкми) бу орлыкларны төрле җиргә тарата һәм алар тәнгә эләккәндә һәм шул урынга кояш нурлары төшкәндә авыр пешү җәрәхәтләренә китерә.
Аны чабалар (чәчәкләрен яндырырга кирәк, шулай итмәгәндә алар җирдә үсеп китәләр), тамырлары саклана, ә орлыклары җирдә сигез елга кадәр йокымсырап ятарга мөмкин, шулай итеп бу көрәш озак елларга сузыла. Әгәр дә Сосновский балтырганы безнең районда да күренсә, Америка өрәңгесе белән вәзгыять килеп чыккан кебек, аның белән дә хәл катлауланачак.
Әлеге ике үсемлекләрне дә кешеләр иң элек максатчан утыртканнар. Корычагач яфрагына охшаган өрәңгене кайчандыр яшелләндерү өчен файдаланганнар – ул бик тиз һәм җиңел үскән!
Кавказда табылган Сосновский балтырганы 60-70нче елларда терлек азыгына тотылган, шулай ук тиз үсә, яшел массага бик бай! Боларның икесе дә уйлап утыртылмаган, шуңа күрә җирле үсемлекләр өчен дошман булганнар һәм зур проблема тудырганнар.
Үз шәхси участокларында кешеләр әле зур көч куеп, Америка өрәңгесе белән көрәшергә тырышалар, ә җәмәгать урыннарында алар машина-җәяүлеләр өчен дә зур куркыныч тудыра, аларның орлык-вертолетлары бөтен җиргә оча.
Әгәр дә сез корычагач яфрагына охшаган өрәңге күрсәгез, авырсынып тормагыз, иелеп йолкып алыгыз. Бу ике-өч елдан соң тротуарларны һәм фундаментларны җимерүче, шәхси йортларны һәм бакча участокларын кысрыклаучы, ишегалларын, паркларны һәм зиратларны каплап китүче үсентеләр белән көрәшкәнгә караганда күпкә җиңелрәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев