Бәйрәм Скарятин бакчасында узачак
30 августта Чистайда Татарстан Республикасы көненә һәм шәһәрнең юбилеена багышланган бәйрәм чарасы узачак. Скарятин бакчасында «Үткәннәр белән горурланабыз, киләчәкне булдырабыз» дигән концерт программасы узачак.
Оештыручылар шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бай эчтәлекле программа: мастер-класслар, Чистай буйлап виртуаль экскурсия, иҗади батл һәм җирле артистлар катнашында концерт әзерләгәннәр. Бәйрәм «ABIEM Project» этно-музыкаль проекты чыгышы белән тәмамланачак.
Чара 16 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
0+
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев