Чистайда беренче сыйныфка баручы укучыларга 92 букча тапшырылды
Җәмгыять

Чистайда беренче сыйныфка баручы укучыларга 92 букча тапшырылды

Бүген алар ишегалдында уйнаучы балалар гына әле, ә иртәгә – зур мәктәп гаиләсенең бер өлеше. Бөтен илнең беренче сыйныф укучылары 1 сентябрьне түземсезлек белән көтәләр. Бераздан алар да мәктәп укучысы дигән мактаулы исем йөртә алачаклар

Тиздән Чистай районы мәктәпләрен 626 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Быел беренче сыйныфка баручы 92  укучы Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп тормышының төп атрибутын – үзләренең беренче букчаларын алды. Бүген беренче сыйныф укучыларына тапшырылган букча иртәгә аларның беренче бишлеләрен, дусларыннан килгән язуларны һәм тормышларында иң әһәмиятле әлифбаны саклаячак.

Ел саен бу вакыйга булачак укучыларга уңай тәэсирләр бүләк итә. Анда битараф булмаган чистайлылар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре актив катнаша. Бу ел да искәрмә булмады. Букчаларны аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм башкалар алды.

Ләкин бәйрәм бүләкләр тапшыру белән генә чикләнмәде. Булачак укучылар өчен җырлар, биюләр һәм уңай хис-кичерешләр белән чын тамаша әзерләнде. Ә чара башланыр алдыннан уздырылган иҗади мастер-класслар малайларга һәм кызларга үз сәләтләрен ачарга һәм энергияләрен иҗатка юнәлтергә ярдәм итте.

Район башлыгы Дмитрий Иванов балаларга һәм аларның әти-әниләренә хәер-фатиха сүзе белән мөрәҗәгать итте:

Тәүге Белем көне гомердә бер генә була. Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә чын-чынлап дулкынландыргыч көн. Ул сезгә якты хисләр генә алып килсен һәм озакка истә калсын, ә бүләк ителгән букчалар сезнең мәктәп тормышының яхшы башлангычы булсын.

Мәртәбәле кунаклар да җылы теләкләрен җиткерделәр, аларның һәркайсы беренче сыйныф укучыларына мәктәп тормышының төп атрибутын шәхсән үзе тапшырды.

Минем мәктәпкә бик барасым килә, – дип уртаклашты беренче сыйныфка баручы укучыларның берсе Блажена, – анда мин яңа дуслар табачакмын, күп белем һәм хис-кичерешләр алачакмын.

Беренче сентябрьгә санаулы көннәр кала һәм хәзер булачак укучыларның белемгә таба ышанычлы адымнар ясау өчен барысы да бар.

Р. Хәйруллина фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев