Чистайда социаль хезмәт күрсәтү йортында тәрбияләнүчеләр илһамланып, зур энтузиазм белән сәхнәдә үз иҗат номерларын тәкъдим иттеләр.
Алабугада «Радуга талантов» республика фестиваль-конкурсы булып узды. Чистайда социаль хезмәт күрсәтү йортында тәрбияләнүчеләр илһамланып, зур энтузиазм белән сәхнәдә үз номерларын тәкъдим иттеләр. Алар вокал, хореография һәм әдәби сүз номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш ихласлык һәм күңел җылылыгы белән башкарылды, бу исә тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын да битараф калдырмады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, алар «Хореография» номинациясендә өченче урынны яуладылар.
Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурс үзеңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, социаль элемтәләрне ныгыту, тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк итүнең менә дигән мөмкинлеге иде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев