Чистайның Ислам үзәгендә «Рубеж» клубында тәрбияләнүчеләр кәсепче һөнәрен үзләштерделәр
Җәмгыять

Чистайның Ислам үзәгендә «Рубеж» клубында тәрбияләнүчеләр кәсепче һөнәрен үзләштерделәр

Очрашуны яшьләр юнәлеше җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов үткәрде, ул кунаклар өчен заманча кәсепчелек дөньясына чын экскурсия оештырды

Шәһәрнең мөселман яшьләре чакыруы буенча «Рубеж» хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләр Чистай мөхтәсибәтенең  Ислам үзәге каршындагы ир-егетләр лабораториясендә булдылар. Очрашуны яшьләр юнәлеше җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов үткәрде, ул кунаклар өчен заманча кәсепчелек дөньясына чын экскурсия оештырды.

Ир-егетләр лабораториясе – гасырлык традицияләр 19 гасыр технологияләренә туры килгән уникаль киңлек. Биредә ислам фәннәрен генә өйрәнеп калмыйлар, замана ир-атына кирәк булган осталыкларга: агач белән эшләүдән алып, югары технологияле җиһазлар белән идарә итү эшләренә өйрәнәләр.

Лазер, фанер һәм балаларның таң калуы

Яшь патриотлар өчен заманча жиһазлар игътибар үзәгендә булды. Укучылар зур кызыксыну белән лазерлы станокны сырып алдылар, алар ничек итеп  гади фанердан катлаулы бизәкләр һәм төгәл детальләр тууын сихерләнгәндәй күзәтеп тордылар. Әлеге процесс аларны шуның кадәр әсәрләндерде, алар станок яныннан бер адым да китмәделәр…

 

Кунакчыллык билгесе итеп һәр тәрбияләнүче бүләк – шушы станокта ясалган телефон кую җайланмасы алды. Әзер әйбер алу бик җиңел булыр иде билгеле, әмма Рәмис Шәрәфетдинов балаларга эшләрен мөстәкыйль рәвештә төгәлләргә тәкъдим итте.

Наждаклы кәгазь белән коралланып, малайлар һәм кызлар зур дәрт белән эшкә тотындылар. Агач тузаны исе, бар күңелләрен биреп эшләү, күзләрдәге очкын – берничә минут фанер кисәген шома, матур, үз куллары белән ясалган сувенирга әйләндерде дә куйды...

 

Хезмәт белән тәрбияләү

Инструкторлар өчен «Рубеж» клубы укучыларда ныклы шәхес тәрбияләүдә зур роль уйнаучы төп этапның бер визиты булды.

 

«Егет кеше дәресләрдә өйрәнгән нәрсәләрне – автомат сүтеп-җыюларны, палатка куюларны гына белергә тиеш түгел. Бүген ул әйберләрнең ничек барлыкка килүләрен үз күзләре белән күрде. Бу исә инженерлык сәләтен, сабырлыкны һәм хезмәткә мәхәббәтне үстерә», – дип клуб инструкторларының берсе үз фикерләре белән уртаклашты.

Әлеге очрашу – яшь кешеләр алдында яңа горизонтлар ачып һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп,  патриотик тәрбиянең  традицион дәресләр белән генә чиклнеп  калмавын күрсәтүче ачык бер мисал ул.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев