Татарстан Росреестры яңа торак йортны ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Җәмгыять

Татарстан Росреестры яңа торак йортны ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты

Безнең материалда яңа шәхси йортны тоткарлыксыз кадастр исәбенә кую һәм аңа хокукларны теркәү өчен нәрсәгә игътибар итәргә.

Игътибар! 1 марттан «төзедең – рәсмиләштер» принцибы гамәлдә. Димәк, төзелгән йортларны эксплуатацияли башлаганчы хуҗалар аларны теркәргә – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына хокуклары турында белешмәләрне кертергә тиеш. Моннан башка объектны коммуникацияләргә тоташтырырга мөмкин түгел. Шулай ук милек белән ирекле эш итәргә, мәсәлән, сатарга яки бүләк итәргә ярамый. Моннан тыш, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында милек хокукын теркәү – ул милекчеләрне мөмкин булган бәхәсләрдән һәм өченче затлар ягыннан дәгъвалардан хокукый яклау.

 

*Кадастр исәбенә кую һәм яңа төзелгән объектларга хокукларны теркәү бер үк вакытта гамәлгә ашырыла.

 

*Рәсмиләштерү ысуллары

Иң киң таралган ысул – «дача амнистиясе». Икенче ысул – хәбәр итү тәртибе. Хәбәр итү тәртибендә объект урнашкан урындагы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

*Документлар

Техник план: мәҗбүри, кадастр инженеры тарафыннан әзерләнә.

Документлар тапшыру ысуллары:

Кәгазьдә: күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисы аша.

Онлайн: Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша.

Документларны кадастр инженеры да тапшыра ала, әгәр бу кадастр эшләрен уздыруга подряд килешүендә каралган булса.

 

*Төзелеш алдыннан тәкъдимнәр

Төзү эшләрен башлау алдыннан җир участогына Генераль план, шулай ук шәһәр төзелеше эшчәнлегенең мәгълүмати системасыннан өземтәгә заказ бирергә киңәш итәбез. Бу җир участогының кайсы территориаль зонада урнашуын карау һәм әлеге җир участогында төзелеш алып бару мөмкинме һәм объектны торгызу өчен төзелешнең җирдән файдалану кагыйдәләренең нинди параметрлар билгеләвен аңлау өчен кирәк.

 

Йортка карата гомуми таләпләр:

Биеклеге 20 метрга кадәр.

Җир өстендә өч каттан артык булмаска тиеш.

Кирәкле уңайлыклары (аш бүлмәсе, санузел һ.б.) булган, бер гаилә өчен билгеләнгән.

Территориядән файдалануның махсус шартлары булган зоналар турында белү өчен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан киңәйтелгән өземтәгә заказ бирергә киңәш итәбез. Иң киң таралганнары – газүткәргеч һәм электр челтәре хуҗалыгы зоналары. Әгәр андый зоналар бар икән, башта эксплуатацияләүче оешмалардан рөхсәт алыгыз.

 

«Саклана торган зоналардан тыш, төзелеш мөмкинлеген чикләүче башка зоналар да булырга мөмкин. Алар турындагы мәгълүматны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан киңәйтелгән өземтәдә күрергә мөмкин. Шуңа күрә әлеге өземтәгә заказ бирергә, үз белдеге белән төзелгән дип танылырга мөмкин булган объектны төземәү өчен барлык чикләүләр белән танышырга киңәш итәбез. Әгәр билгеләнгән чикләүләр бозылган булса, теркәлүдән баш тартылырга мөмкин. Объектны кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны суд тәртибендә генә теркәргә мөмкин булачак», – дип хәбәр итте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.

 

Матбугат хезмәте

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев