...
Татарстанда тиздән кискен респиратор вирус инфекцияләре сезоны башланачак. Республика халкын гриппның нинди штаммнары көтүе турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Алдагы сезонда H1N1 «Миссури» – А гриппы, H3N2 «Дарвин» штаммы, шулай ук В гриппы – «Токио линия Виктория» штаммы вируслары әйләнештә булачак. Бу штаммнар гражданнар өчен әзерләнә торган вакцинага кертеләчәк. Шушы штаммнардан без прививка ясатачакбыз», – диде спикер.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев