Җәмгыять

ТР Экология министрлыгы бөтен республика буенча шиннар кабул итү пунктлары ачарга планлаштыра

2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан экологлары тарафыннан 430 тоннадан артык кулланышта булган шин җыелган һәм эшкәртүгә җибәрелгән

Аларны кабул итү пунктлары республиканың 36 районында оештырылган. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин А.И. Щеповских исемендәге XXI бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте.

 

«2025 елдан министрлык «Татнефть» компаниясе һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә мондый пунктларның республика челтәрен булдыру буенча эш алып бара. Җыелган икенчел чимал эшкәртүгә тапшырыла, бу йомык цикллы икътисад принципларына туры килә. Өстенлекле бурыч – пунктлар географиясен барлык муниципаль берәмлекләргә киңәйтү», – дип сөйләде ул.

 

Эшкәртелгән автомобиль шиннарын һәм покрышкаларын кабул итү пунктлары турындагы мәгълүмат Татарстан экокартасында «Яшел стандартлар» системасына кертелгән.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев