Чистайда һөнәри белем, урып-җыю эшләре һәм оператив хәл турында фикер алыштылар
Җәмгыять

Чистайда һөнәри белем, урып-җыю эшләре һәм оператив хәл турында фикер алыштылар

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда авыл хуҗалыгы техникумы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды

Бюджет урыннары саны артачак

Чистай авыл хуҗалыгы техникумы эшчәнлеге турында аның директоры Евгений Назаров хәбәр итте. Уку йорты хаклы рәвештә шәһәрдә иң борынгыларның берсе санала, хезмәт базарында тотрыклы ихтыяҗ булган белгечләр чыгара.

 

Бүгенге көндә техникумда 13 урта һөнәри белем белгечлеге һәм өч һөнәри белем программасы буенча әзерлек алып барыла. Абитуриентларның кызыксынуы саннар белән раслана: хәзерге вакытта биредә 1100дән артык студент белем ала, шуларның 163е –читтән торып. Шундый тотрыклы ихтыяҗ уку йортына кабул итү куәтләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Әгәр 2025-2026нчы уку елында 320 бюджет урыны бүлеп бирелсә, киләсе елга аларның санын 330га җиткерү планлаштырыла.

Техникум Чистайның гына түгел, күрше районнарның да эш бирүчеләре белән тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләрен саклый. Төп партнерлар булып «Чистополье» агрохолдингы һәм Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре тора.

Һөнәри ориентлашуга аерым игътибар бирелә. Техникум профильле сыйныфлар – Чистай Выселкасы мәктәбе базасындагы агротехсыйныф һәм шәһәрнең 4нче мәктәбендәге энергосыйныф эшендә актив катнаша. Моннан тыш, республика программасы кысаларында техникум базасында утыз 8-10 сыйныфлар укучысы тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә («С» категориясе). Укулар киләсе елда тәмамланачак һәм Дәүләт техник күзәтчелегендә имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта, балалар трактор йөртүгә законлы хокук алачаклар.

 

Бөртеклеләрнең 68 проценты суктырылган, 75 мең тонна ашлык җыеп алынган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский кыр эшләренең барышы һәм районның аграр секторындагы хәлләр турында сөйләде. Катлаулы һава шартларына карамастан, урып-җыю дәвам итә.

 

Бөртекле культуралар 20 мең гектарга якын мәйданда суктырылган – бу планнан 68 проценты. Тулай җыем 75 мең тоннадан артып киткән, уртача уңдырышлылык – һәр гектардан 38 центнер. Якын арада тагын 1 100 гектарда уҗым культуралары һәм 10 мең гектардан артык мәйданда сабан культуралары, моннан тыш, 37 мең гектардан артык техник культуралар җыеп аласы бар. Әлегә 270 гектарда бәрәңге җыеп алынган, бу планлаштырылган күләмнең 13 процентын тәшкил итә.

Бер үк вакытта көзге культуралар чәчелә, терлек азыгы әзерләнә һәм туфракны төп эшкәртү эшләре үткәрелә – бу эшләрнең барысы да график буенча бара.

Терлекчелектә уңай динамика күзәтелә. Узган атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре 436 тонна сөт җитештергән, 12 млн сумнан артык суммага 415 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе бер килограмм өчен 30 сум 50 тиен тәшкил итә. Терлекләр үрчетү дәвам итә: җиде көндә 80 бозау туган.

 

6 җинаять теркәлгән, барысы да ачылган

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Игорь Лихачев тәкъдим итте. Җиде көн эчендә район территориясендә 6 җинаять теркәлгән, 100 процент ачылган. Теркәлгән хокук бозулар арасында – урлашу, ялган әләк, административ күзәтчелекне бозуның ике очрагы, шулай ук аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү.

 

Юлларда 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда зыян күрүчеләр бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 102 кешене административ җаваплылыкка тарткан. Моннан тыш, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен бер машина йөртүче тоткарланган.

 

Район башлыгы Шәһәр көненә чакырды

Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны 30 августта Скарятин бакчасында узачак Шәһәр көненә чакырды.

 

Оештыручылар барлык яшь категорияләренә исәпләнгән бай программа әзерләгәннәр, дип билгеләп үтте башлык. Ул ассызыклаганча, Шәһәр көне – барлык буыннарны берләштерә торган уртак бәйрәм. Башлык һәр кешене анда катнашырга чакырды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев