Чистай районында бәйрәмнәр һәм уку елы алдыннан иминлек чаралары турында фикер алыштылар
Җәмгыять

Чистай районында бәйрәмнәр һәм уку елы алдыннан иминлек чаралары турында фикер алыштылар

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Анда Татарстан Республикасы көне, Шәһәр көне һәм яңа уку елы башланыр алдыннан җәмәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре комплексы каралды

Хокук саклау органнарының әзерлеге турындагы төп доклад белән җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Айдар Сибгатуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 30 августта Скарятин бакчасы һәм аның тирәсендәге территория кинологлар тарафыннан тикшереләчәк һәм сак астына алыначак. Керү урыннарында металл детекторлар һәм палатка-чатырлар белән кимендә дүрт контроль-үткәрү пункты оештырылачак, шулай ук 15 сәгатьтән чара тәмамланганчыга кадәр К.Маркс урамының так ягында, Маринин урамыннан Нариманов урамына кадәр, транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бәйрәм барышын «Имин шәһәр» системасы аша күзәтәчәкләр.

Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының террорчылыктан саклану мәсьәләләрен ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Семенов һәм башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Ольга Купцова яктырттылар. Барлык 81 мәгариф объекты – балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары тикшерелгән. Типик кимчелекләр ачыкланган. Җитәкчеләргә 1 сентябрьгә кадәр җитешсезлекләрне бетерү йөкләнгән.

Ольга Купцова ассызыклаганча, барлык мәктәп һәм балалар бакчаларының директорлары һәм педагогик составы белән пилотсыз очу аппаратлары һәм ракета куркынычы янаганда эш итү тәртибе җентекләп эшләнгән, мәктәпкәчә учреждениеләрдә өйрәнүләр уздырылган. Яңа уку елы башында шундый ук практик дәресләр мәктәп укучылары белән дә планлаштырылган.

Мәгариф учреждениеләренең янгын иминлеге турында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Руслан Сафиуллин хәбәр итте. Ул уңай динамиканы билгеләп үтте: барлык мәктәпләр автомат янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы белән җиһазландырылган, хәвеф турында сигнал янгын сүндерү бүлекчәләренә хәбәр ителә, объектлар беренчел сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән, ә район учреждениеләрендә соңгы вакытта янгыннар теркәлмәгән. Шуның белән бергә кайбер бозулар ачыкланган. Руслан Рамил улы мәгариф идарәсенә аларны бетерүне контрольгә алырга, күрсәтмәләрне һәм янгын куркынычсызлыгы почмакларын яңартырга, шулай ук булачак иминлек айлыгы кысаларында балалар белән профилактик дәресләр үткәрергә тәкъдим итте.

Кисәтү эшенә аерым игътибар бирелде. Спорт бүлеге башлыгы Евгений Суслов спорт мәктәпләре тренерларының «Спорт террорга каршы» методикасын кертүен сөйләде. Яшьләр үзәге директоры Марина Елисеева социаль видеороликлар әзерләү, цифрлы гигиена буенча конкурслар һәм лекцияләр, шулай ук иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Дини оешмалар белән эшләү буенча куратор Михаил Ксенофонтов хөкем ителгәннәр белән очрашуларны активлаштыру һәм экстремизмга юл куймау турында вәгазьләр сөйләү, районда яхшы динара мохиткә басым ясады.

Комиссия сәркатибе Ольга Заглядова террорчылык куркынычының өч дәрәҗәсендә («зәңгәр», «сары», «кызыл») гамәлләр планы турында искә төшерде һәм барлык җаваплыларны үз бурычларын ачыкларга чакырды.

Утырыш йомгаклары буенча район башлыгы барлык әзерлек чараларын билгеләнгән вакытта тәмамларга кушты.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев