Мәйданчык территориясенә яңа елга комы китерелгән
Чистайда Вотяков урамында урнашкан балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Мәйданчык территориясенә яңа елга комы китерелгән. Эшчеләр аны уен элементлары зоналарында тараталар.
«Яңартылган ком өслеге мәйданчыкны яхшыртып кына калмыйча, актив уеннар вакытында балалар өчен йомшак өслек тә тәэмин итәчәк, имгәнүләр куркынычы да кимиячәк», – дип сөйләделәр Чистай муниципалитетында.
Чистай муниципаль районы фотосы
Нет комментариев