Чистай Икенче Җәмигъ мәчетенең яңадан торгызылуын көтә
Җәмгыять

Чистай Икенче Җәмигъ мәчетенең яңадан торгызылуын көтә

Архитектор Васыйл Хафизов һәм Чистай мөхтәсибәте шәһәргә Икенче Җәмигъ мәчетен кайтарырга әзерләр, әмма иганәчедән, милекченең ризалыгыннан һәм гаилә архивларыннан башка бу мөмкин түгел

Нариманов һәм Тукай урамнары чатында, элеккеге трикотаж фабрикасы каршында (монда 1941 елда Чистайга эвакуацияләнгән Гомель галантерея һәм Киев трикотаж фабрикалары урнашкан), таш баганалы тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган кызык­лы ике катлы бина бар. Туристлык маршрутларыннан читтәрәк урнашкан һәм, ни кызганыч, Чистайның күп кенә борынгы йортлары кебек  әлеге матур бина хәзер моңсу һәм ташландык булып күренә.

Ә бит бу бина – 1882 елда II гильдия сәүдәгәре, ишан Мөхәммәдзакир әл-Чистави (Камалов) һәм җирле мәхәллә кешеләре акчасына төзелгән Икенче Җәмигъ мәчете.

Бу гыйбадәтханә Чистайның Иске татар бистәсе өчен әһә­миятле булган, ул үсеп килүче мөселман җәмәгатьчелегенең кат-кат үтенечләреннән соң барлыкка килгән һәм йөзләгән кешене кабул иткән.

1930 елларда, бөтен җирдә гыйбадәтханәләр җимерел­гәндә, Икенче Җәмигъ мәчете­нең манарасы да киселә. Монда шулай ук трикотаж фабрикасы биналары урнаша һәм менә йөз елга якын инде мәчет бил­геләнеше буенча файдаланылмый.

Хәзер бу бинага игътибар итегез: бизәкле итеп эшләнгән кирпеч дивар җимерелә, мәчеткә кушып, ямьсез янкорма салынган. Ишегалдын чүп үләне бас­кан, коймасы җимерелә. Ә бит кайчандыр бу бинаны юл чатында, машина юлыннан бераз ераграк итеп махсус төзегәннәр. Әлеге җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты шәхси милектә тора. Ни кызганыч, хуҗаның яки хуҗаларның аны тәртипкә китерергә теләкләре яки мөмкинлекләре булмавы сизелә. Бу аңлашыла да: мондый бинаны реставрацияләү, бигрәк тә аны мәчет статусына кайтару (манарасын торгызу белән) – арзан эш түгел.

Шулай ук ни өчен аны якта­шы­бызның, хәзерге вакытта «Каминвестгражданпроект» проект оешмасы директоры Васыйл Габдулла улы Хафизовның күреп алуы аңлашыла. Чистайда ул кечкенәдән үк яшәгән һәм биредә мәктәптә укыган. Аннары, төзелеш һәм архитектураны өйрәнүче студент буларак, ул михраб белән Мәккәгә караган, урам челтәрендә төзелмәгән, искерә барган, ләкин баштан ук матур булган гадәти булмаган бинага игътибар иткән. Күргән һәм дистә елларга хәтерендә калдырган.

Бүген «Каминвестграждан­проект» мәчетләр һәм чир­кәүләр төзи. Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Нижневартовск шәһәрендә Хафизов һәм аның хезмәттәшләре проектлары буенча төзелгән мәчетләр һәм чиркәүләр бар. Һәм, әлбәттә, Васыйл Габдулла улы Чистай турында да онытмый. Ул Чистай музей-тыюлыгына архив сызымнар эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм, бәхеткә, сызым табылган. Юкка чыккан сигез кырлы манараның тышкы күренешен торгызуга ирешелгән. Хафизовның проект бюросы реконструкциянең өч үлчәмдәге эскиз проектын әзерләгән. Гади генә итеп әйткәндә, Икенче Җәмигъ мәчете, әгәр аны торгызсалар, нинди булырга тиешлеген ясаганнар. Гомумән, сурәт идеаллаштырылган, мәчет каршында, мәсәлән, хәзер газ җиһазлары урнашуы исәпкә алынмаган. Реставрациягә ул комачауламая­чак, әмма матур перспективага ирешү җиңел булмаячак. Шулай да иллюстрацияләр, бәхәссез, тәэсирле. Нәтиҗәгә ни дәрәҗәдә ирешеп була?

Фото: Васыйл Хафизов
Фото: Васыйл Хафизов

 

– Бөтен урамның бизәге булган әлеге бина хәзер онытылган, аңа игътибар бирелми, ул танымаслык хәлдә, – ди Васыйл Хафизов. – Бу мәдәни мирас объекты, аның белән «Татинвестгражданпроект» шөгыльләнә алыр иде, чөнки аның мондый биналар белән эшләү өчен лицензиясе бар. Һәм без, ниндидер этәргеч булсын өчен, беренче адымны ясарга булдык: бинаның күләмен үлчәдек, архив материалларны өйрәндек, проект ясадык. Әмма корылманы, аның нигезен, түбәсен җентекләп тикшерергә кирәк. Ә бина эчендә мин, әлбәттә, булмадым.

 

Мәчетнең тарихи сызымы.
Мәчетнең тарихи сызымы.

 

Матур проект булуга карамас­тан, беренче адым, чыннан да, милекче ризалыгыннан башка була алмый. Монда Чистай мөхтәсибәте ярдәм итә ала, ул Икенче Җәмигъ мәчетен торгызу белән кызыксына.

– Республикада зур эш башкарылды, Казанда инде барлык мәчетләр торгызылды. Ә Чистай бу яктан артта кала, – дип борчыла Васыйл Хафизов.

Асылда исә хәзер шундый хәлгә килгән бу бина милекче өчен авыр йөк булып тора дип фаразларга мөмкин. Бу – күчемсез милеккә салымнар да, әхлаксыз шәхесләрнең үтеп керү мөмкинлеге дә. Һәм, ни кызганыч, Чистайда тарихи биналарның тимердән коеп ясалган борынгы бизәкле элементлары – баскычлар, флюгерлар, кәрнизләр, коймалар юкка чыккан очраклар бар (мәсәлән, Бутлеров урамындагы кунып чыгу урыны).

Бинаның хәзерге торышы.
Бинаның хәзерге торышы.

 

– Бу бинаны мөхтәсибәткә тапшырган кеше иганәче булыр иде, дип уйлыйм, – ди Хафизов.  Аның исемен мәңгеләштереп, язып куярга мөмкин булыр иде. Ктитор – иганәче дигән архитектура термины бар. Аларның исемнәре бина фасадында яки эчтә күренеп тора торган урында языла.    

Чистай мөхтәсибәтенең әһә­миятле объектларны торгызу тәҗрибәсе бар: мәсә­лән, 2024 елда масштаб­лы реставрациядән соң «Әмир­хания» рухи-мәгариф үзәге ачылды. Бәлки, бу очракта да эшне башлап җибәрү мөмкин булыр? Чистайның имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов бу бина турында мөхтәсибәтнең күптән уйлануын белдерде. Хәтта аны кулай бәягә сатып алырга да әзерләр.

– Аны бездән башка беркем дә сатып алмас, мөгаен. Беренчедән, мәчет бинасы бизнес өчен каралмаган. Исламда бәрәкәт дигән төшенчә бар. Анда коммерция өчен бәрәкәт юк. Икенчедән, бу мәдәни мирас объекты. Һәм, әлбәттә, аны мәчетне торгызу өчен тапшырган кеше тарихка кереп калыр иде. Шулай булгач, без бу хакта күптән уйлыйбыз һәм очрашуны көтәбез. Мин Васыйл Габдулла улына аның вакытында килүен әйттем.

Ә менә мәчетнең беренчел күренешенең фотосурәт­ләре әлегә табылмаган. Шул уңайдан без чистайлыларга Васыйл Хафизовның үте­нечен җиткерәбез: әгәр бу мәчетнең яки аның фонындагы кешеләрнең фотолары гаилә архивында сакланса, «Чистай хәбәрләре» редакциясе яки музей-тыюлык белән элемтәгә керегез: мондый сурәтләр Чис­тай шәһәренең Икенче Җәмигъ мәчетенең чынлыкта нинди булуын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.


Нет комментариев