Җәмгыять

Әфганстанда татар теле буенча онлайн проект эшләтергә җыеналар

...

Әфганстандагы Россиянең эшлекле үзәге Россия һәм Әфган лингвистлары белән бергәләп әфган татарлары өчен әфган телендә аңлатулар белән җирле кабиләләрнең үзенчәлекләрен һәм диалектын истә тотып, заманча татар телен өйрәнү буенча проект эшләтеп җибәрергә җыена.

Әфганстандагы Россиянең эшлекле үзәге хәбәр иткәнчә, әфган татарларының күбесе заманча татар телен өйрәнергә телиләр. Ул аларга бөтендөнья татар берләшмәсе белән аралашу өчен кирәк.

 

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев