Җәмгыять

Авыл җирлекләре Советларына депутатларны өстәмә сайлаулар узачак

9 сентябрьдә Чистай районының дүрт авыл җирлегендә җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булачак. 

Сайлауга Четырче, Чистай Выселкасы, Яуширмә, Кече Талкыш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр киләчәк. 
Четырче авыл җирлеге Советы депутаты мандатына Иванов Константин дәгъва итә. Аның көндәше Сергей Сашин булырга тиеш иде, әмма кандидатның шәхси гаризасы нигезендә аны теркәү 2018 елның 4 сентябрендә юкка чыгарылды.
Чистай Выселкасы авыл җирлеге Советы депутаты мандатына өч кандидат. Дәгъва итүчеләр исемлегендә Сергей Гусев, Ольга Салеева, Анна Чернышева. 
Яуширмә авыл җирлегендә исемлектә депутат мандатына алты кандидат: Гөлүсә Гатауллина, Фәрит Мингалимов, Рөстәм Таһиров, Рәсимә Ибраһимова, Булат Исламов, Энҗе Сәхапова.
Кече Талкыш авыл җирлеге Советы депутаты мандатына Рөстәм Зәкиҗанов, Андрей Иванов, Галия Усачева, Евгений Жильцов, Валентина Тутаева, Татьяна Якимова дәгъва итә.
Депутатларны сайлау авыл Мәдәният йортларында үтәчәк.

Анна Николаева
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


чистай

Нет комментариев