Чистай үзәк район дәваханәсе стационары пациентлары палаталарда тавыш бирделәр
Җәмгыять

Чистай үзәк район дәваханәсе стационары пациентлары палаталарда тавыш бирделәр

Сайлау комиссиясе әгъзалары палаталарга һәм бүлекләргә килделәр

Бүген, 20 сентябрь, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең өченче көне.

 

Чистайда сәламәтлеге буенча үз сайлау участогына бара алмаган кешеләр өчен турыдан-туры медицина учреждениесендә тавыш бирү мөмкинлеге каралган.

 

Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, район дәваханәсе стационары пациентлары дәвалануларын туктатмыйча үз сайлау хокукын тормышка ашыра алганнар. Теләгән һәркем үз тавышын бирсен өчен,  сайлау комиссиясе әгъзалары палаталарга һәм бүлекләргә килделәр.

 

«Дәвалану сәбәпле, бүген үз сайлау участогымда тавыш бирә алмыйм, сайлауларда катнашу мөмкинлеге бирелүе сөендерә. Минем өчен,  үз хокукымнан файдаланып,  тавыш бирү мөһим иде», — дип сөйләде пациентларның берсе.

 

Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте фотолары


Нет комментариев