...
Татарстан быел федераль бюджеттан 164,9 млн сум күләмендә бюджетара трансфертлар алачак. Акча төбәк сәламәтлек саклау системасын мәгълүматлаштыру чараларын гамәлгә ашыру өчен каралган.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында хәбәр итүләренчә, финанслау дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләренең медицина мәгълүмат системаларының төп федераль цифрлы платформалар белән өзлексез хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. Алар арасында мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы бар.
Яңа трансфертлар дәваханәләр, иминият компанияләре һәм федераль сервислар арасында мәгълүмат алмашуны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, бу республика халкына медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттырачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев