Җәмгыять

Татарстанда социаль яклау мәсьәләләре буенча туры линия узачак

...

2 октябрьдә Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә халыкны социаль яклау мәсьәләләре буенча туры телефон линиясе узачак.

 

Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

 

Чара 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр булачак. Сорауларны 221-80-35 телефоны буенча бирергә була.

Чыганак: Татар информ


Нет комментариев