Чистай районы авылында яшьләр мәйданчыгы  ачтылар
Җәмгыять

Чистай районы авылында яшьләр мәйданчыгы ачтылар

Әлеге объектны ачу яшьлек һәм иҗат бәйрәменә әйләнде

Чистай районында авыл яшьләре өчен яңа ял итү мәйданчыгы ачылды. Уракчы авылында  ачылган җәйге ял итү мәйданчыгы гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән  Татарстан Республикасы  Рәисе грантлары конкурсында  җиңү ярдәмендә барлыкка килде.

Объектны ачу  яшьләр һәм иҗатның чын бәйрәменә әйләнде. Уракчы авылына районның  алдынгы уку йортлары  студентлары җыелды. Бирегә  КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы,  Г.И.Усманов исемендәге   авыл хуҗалыгы һәм  В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ студентлары килде.

 

–Мондый мәйданчыклар ял итү  урыннары гына түгел. Бу яшьләрдә  туган җиргә мәхәббәтне ныгыта торган,  шулай ук аларда төрле идеяләр тудыручы, үзенә тартып торучы нокта, – дип ассызыкладылар  чараны оештыручылар.

 

Кунаклар өчен бай программаны  КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары әзерләде.  Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында  мәйданчыкта  бәйрәм концерты яңгырады, иҗади интерактивлар  узды, шулай ук  уку йортларының  командалары арасында  волейбол буенча  иптәшләрчә дәртле  очрашу да булды.

Бәйрәм финалы булып  республиканың халыклар дуслыгын гәүдәләндерүче  милләтара сый-нигъмәт торды. Кунакларны хуш исле  таҗик пылавы, тәмле пироглар һәм кайнар җәймәләр, казах кымызы һәм билгеле инде, татар чәк-чәге белән сыйладылар.    


Нет комментариев