Җәмгыять

Татарстанлыларны сиреналарны планлы тикшерү турында кисәттеләр

Сиреналарны планлы тикшерү 7 октябрь иртәсендә узачак

Чәршәмбе көнне, 7 октябрьдә, Татарстанда төбәк хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, белгечләр җиһазларның төзеклеген бәяләячәкләр һәм вазифаи затларның гамәлләрен тикшерәчәкләр.

 

Республикада яшәүчеләрне бу хәлләргә тыныч карауларын сорыйлар.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, тикшерү 10 сәгать 40 минутта башланачак – бу вакытта сиреналар республика дәрәҗәсендә кабыначак. Дүрт минуттан соң, 10 сәгать 44 минутта аларга муниципаль системалар кушылачак. 10 сәгать 43 минутта хәбәр итү өчен теле - һәм радиоканаллар файдаланылачак.

 

Әгәр билгеләнгән вакытта сезнең районда сирена яңгырамаса, бу хакта беркая да хәбәр итәргә кирәкми.

 

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын әлеге тикшерү сигналы буенча бернинди чаралар күрмәскә, тынычлык һәм тәртип сакларга чакыра.

Чыганак: Татар-информ

 


Нет комментариев