84 яшьлек чистайлы Вера Зайцева: «Бер урында гына утыра алмыйм»
Җәмгыять

84 яшьлек чистайлы Вера Зайцева: «Бер урында гына утыра алмыйм»

Балыкчы Вера Степановна белән озак яшәү серләре, табигатькә мәхәббәт һәм тегү эше турында сөйләштек

Вера Степановна Зайцева үзен менә инде сиксән дүрт ел тынгысыз кеше дип атый. Ә бит тормышындагы ике төп шөгыле – эше һәм яраткан мавыгуы – басылып эшләүне таләп итә. Бу ничек була соң? Ләкин аңа карап, аның белән аралашып, шуны аңлыйсың: әйе, тынычлык белән тынгысызлыкны, энергияне һәм сабырлыкны бергә ярашып була! Мөгаен, озак еллар актив яшәү өчен бу алтын кагыйдәдер. Яшәргә, хәтта кайгылы чакта да күңелне төшермәскә нәрсәнең көч бирүе турында без аның белән сөйләштек.

– Вера Степановна, сезне барысы да балыкчы дип атыйлар, ә сезнең фамилиягез нинди?

– Мине бөтен кеше Бичурова буларак белә, ә икенче иремнең фамилиясе – Зайцева буенча беркем дә белми, гәрчә мин утыз елга якын Зайцева булсам да. Ә хәзер инде «балыкчы» кушаматы белән беләләр.

 

Фото: Вера Зайцева балыкта
Фото: Вера Зайцева балыкта

 

– Сез бу шөгыльгә кайчан һәвәсләндегез?

– Миңа балык тоту балачактан ук ошый. Мин Мамадыштан. Без тау астында, елга буенда яшәдек. Әни миңа дүрт яшь булганда вафат булды. Мин әти белән үстем, ул да балык тотарга ярата иде. Минем кыз фамилиям Мартынова. Мин кечкенәдән үк елга буенда идем.

– Чистайга кайчан килдегез?

–1960 елда, кияүгә чыккач. Миңа унсигез яшь иде. Мин унбиш яшемнән ательеда тегүче булып эшләдем. Үзем үлчәм дә алдым, кистем дә, тектем дә. Чистайда башта ательеда урын булмады һәм мин җиде ел тегү фабрикасында эшләдем. Ә Мебельныйда ателье ачылгач, шунда ук анда күчтем. Башта хатын-кызлар мастеры идем, пальтолар тектем. Ә аннары туннарга, дубленкаларга, күн курткаларга мода китте, мин бераз өйрәндем дә аларны тегәргә тотындым.

Хәзер ательеда бик сирәк заказ бирәләр, күпчелек кибеттән әзерне ала. Ә элек кибетләрдә берни дә юк иде һәм ательеда заказ бирәләр иде. Өстәвенә, кибетләрдә стандарт әйберләр иде, ә ательеда үзләре ниндине тели, шундыйга заказ бирәләр иде. Заказлар бик күп булды. План буенча миңа бер ай эчендә биш-алты тун тегәргә кирәк иде. Ә дубленка теккәндә бөтен куллар бетә иде, сарык тиресе белән эшләү авыр бит.

Миңа 51 яшь булганда, ателье ябылды, тукымалар юкка чыкты, берни дә калмады. Лаеклы ялга чыкканчы дүрт ел өйдә утырдым. Өйдә генә тектем.

– Сез ничек ял итә идегез?

– Ял иткәндә кая да булса китә идем – Мәскәү янындагы пансионатта, Ашхабадта, Эстониядә булдым, бөтен Союз буйлап йөрдем. Бакчам бар иде, ял көннәрендә шунда йөрдем. Өйдә өч бала. Эшем дә шундый иде, заказны вакытында үтәргә кирәк, шулай булгач, кайчак ялларда да эшли идем. Бакчага да йөрергә өлгерә идем. Өч баланы ялгыз тәрбияләдем, көн-төн эшләдем.

– Балык тоту белән мавыгуыгызны кайчан исегезгә төшердегез?

– Ательедан киткәч. Шулай итеп, утыз елдан артык балык тоту стажым бар! Мин икенче иремне дә балык тотарга өйрәттем. Беренче ирем дә балык тота иде, ләкин кыш көне. Мин аның белән йөрмәдем, бу минеке түгел. Минем кулларым туңа – мин авырыйм. 

– Балык тотуда сезгә нәрсә ошый? 

– Миңа барыннан да бигрәк табигать ошый. Мин табигатьне яратам. Хәтта кырмыскаларның ничек йөгерүен, үрмәләвен дә карарга яратам. Бернәрсә дә тотмасам да, бу минем өчен рәхәт. Минем әти дә шулай балык тота иде. Эштән соң утыра, ике балык тота, кайта, балык ашы пешерә, йоклый һәм тагын эшкә чыгып китә иде. Яз көне елга ташый, ул озын саплы сөзгеч ясый һәм яр буйлап шуның белән йөри иде... Минем урманга да йөрисем, балык тотасым да килә. Хәтта хәзергә кадәр тегәм дә әле. Бер урында гына утыра алмыйм, тынгысыз кеше мин. Җитмеш биш яшьтә бөтен ерынтыларны йөреп чыктым, адашмадым.

– Җәнлекләрне очратканыгыз бармы?

– Пошиларны очратканым булды. Ике тапкыр селәүсен күрдем. Быел һәм күптән, без улым белән йөргән чакта. Агач башында утыра иде. Сикереп төште дә йөгереп китте... Әлбәттә, төлкеләрне күргәнем бар. Кабаннарның үзләрен күргәнем юк, бары алар казыган урыннарга тап булганым бар. Бервакыт без киленем белән урманга бардык. Ул: «Бу нәрсә? – дип сорады. – Трактор узган кебек». Бу кабан дидем. «Син нәрсә? Әйдә тизрәк качыйк!» Ул инде күптән качкан, ул үзе бездән курка... Ә менә аю тизәге һәм ул аунаган урынны күргәч, шунда ук йөгерергә тотындым, җыйган җиләкләремне дә ташладым... Анда җиләкләр бар иде, ул җиләккә килгән дә инде. Аннары Кызыл Ярга якынрак урында эзләр, нәкъ менә аю эзләре күрдем. Юл чатында, тауга таба менә торган юлда, аю белән аю баласын очратканнар, ул юеш булган. Күрәсең, аюлар су коенырга барганнар. Ярның икенче ягында сазлыклы урыннар, димәк, анда аюлар бар.

Анда, Кызыл Ярда, төрле гөмбәләр җыярга була. Мин утыз ел эчендә барысын да өйрәндем. Кайда нинди гөмбә үскәнен яхшы беләм. Мин еш кына үзем генә йөрдем.     

– Балык тотканда мин сезне бер хатын-кыз белән күрдем.

– Әйе, Ирина белән. Без инде уналты ел бергә балык тотабыз. Балык тотарга ул үзе тартылды. Аның әтисе балыкчы булган һәм ул аның белән бергә балык тотарга йөргән.

– Сезнең тоткан иң зур балыгыгыз нинди иде?

Өч ярым килограммлы сазан тоттым. Бер генә сазан да түгел! Килевкада да, Чулманда да сазаннар тоттым... Мин монда балык тота башлаганда, без күлләр буйлап йөрдек. Пенсионерларны бушлай автобуста йөрттеләр, ә автобуслар һәр районга йөрделәр. Һәм без, егерме алты пенсионер, бөтен Чистай күлләрен йөреп чыктык, беркайчан да балыксыз кайтмадык. Яуширмә, Каргалы, Изгар, Килевкада балык тоттык... Ә хәзер автобуслар сирәк йөри. Изгар күлендәге суны җибәрделәр, Йолдыздагы күлдә кәрәкәләр бар иде, ә хәзер сыер абзарларыннан агып төшкән юынтык сулар сәбәпле, алар юкка чыкты.

Вера Степановна, балыкчыга нәрсә кирәк?

– Басынкылык, сабырлык кирәк, хәер, тегүчегә дә шул сыйфатларга ия булу кирәк. Ә балык чиртә башласа, күңел күтәрелеп китә. Ничәмә-ничә ел эчендә нинди генә балык тотмадым!

Бу юлы Кызыл Ярда балык ашы пешерергә алты алабуга балыгы, ярты килограммлы сорожка тоттым. Аны мичтә фольгада пешердем. Мин балыкны әллә ни яратмыйм, ләкин ашыйм. Балыкчылар исә балыкны аз ашый. Балык тотарга яраталар, ә ашарга бик үк яратмыйлар.

– Урманга да йөрисезме?

– Хәзер йөрү авыррак. Сиксән дүрт яшьтә бит мин. Ерак йөрмим. Арыгач, чиләгемне әйләндерәм дә утырам, чәй эчәм дә әкрен генә барып җитәм. Сокланып утырам: нинди гүзәллек! Һава нинди! Элек Кызыл Ярда тауга менгән чакларым да булды – анда мине тиен каршы ала... Табигатьне ничек яратмаска? Мин моны аңламыйм. Бу бит могҗиза! Барысын да онытасың. Бөтен кайгыларың тарала. Су бөтен хәсрәтне алып китә. Утырасың да елгага, урманга карыйсың. Чулман артында гөмбәләрнең ылыслардан һәм һавадан тәме дә башка. Чулман артындагы барлык гөмбәләр дә тәмлерәк.

– Сез нинди дә булса физик күнегүләр белән шөгыльләнәсезме?

– Юк. Минем физик күнегүләр – балык тоту. Торам, кармак салам... Урманга барам – атлыйм, егылам, торам, тагын үрмәлим. Менә минем барлык физик күнегүләрем. Ә кышын өйдә утырам. Эч поша. Үземә урын таба алмыйм. Үземне кая куярга белмим. Ә нишләргә?..

– Сезнең сезон кайчан ачыла?

– Трамвай йөри башлауга сезонны ачам һәм йөрми башлагач, ябам. Трамвай белән бергә. Анда мине барысы да белә. Яраталар һәм хөрмәт итәләр. Язын балык яхшы тотыла. Ул кыш буена ачыга, күрәсең. Аннары балык чиртүдән туктагач, җиләк, гөмбә башлана.

Мин кешеләрнең көне буе эскәмиядә утыруларына шаккатам. Кайчак: «Кызлар, сез утырып арымадыгызмы?» – дип әйтәм. Кешеләр үзләренә эш таба алмыйлар. «Мин авырыйм», диләр. Әлбәттә, авырарсың! Үзеңне җиңәргә кирәк. Мин менә үз-үземә: «Нишләп ятасың, Вера? Әйдә, тор әле, берәр нәрсә эшлә», – дип әйтәм. Көчкә булса да торам. Базарга, кибеткә барам. Үземә ниндидер шөгыль табам. Ә дүрт дивар эчендә өйдә яту – ул төрмә. Телевизордан Малаховны гына карыйм: үзем дә кайчандыр җырлый идем. Аннары кызым вафат булды һәм минем тавышым югалды. Башта улым вафат булган иде, унсигез ел үтте инде. Аңа кырык дүрт яшь иде. Лимфомадан үлде. Ә кызымның йөрәге биш ел элек тибүдән туктады, аңарда да лимфома иде. Ул әле яшәр иде, чөнки көрәште. Ләкин ковид белән авырый башлады.

– Сезнең оныкларыгыз бармы ? 

– Минем өч оныгым, дүрт оныкчыгым бар.

– Аларның берәрсе булса да сезнең кебек балыкка йөриме?

– Оныгым балыкка да, гөмбәгә дә йөри, кышын да балык тота. Олысы балык тотмады, әмма гөмбәгә йөрде. Кечкенәсе дә шулай ук.

– Сез гомер буе диярлек Чистайда яшәгәнсез. Мамадышны искә төшерәсезме?

– Кайвакыт искә төшерәм. Урамнары буйлап карап узасы килә. Минекеләр барысы да инде мәрхүм булсалар да, зиратка булса да барып, чиркәүгә керер идем. Анда шундый кечкенә, яхшы чиркәү бар. Ичмасам, элек яшәгән үз урамымнан узар идем.

– Миңа «Татарстан Республикасы флоты» башлыгы Роман Евгеньевич Лизалин Чулман буйлап йөргән һәм Нократ елгасына борылып, Мамадышка кадәр судно җибәрергә планлаштыруларын әйтте.

– Менә монысы начар булмас иде! Мин барып кайтыр идем.


Нет комментариев