...
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкән буын кешеләрен Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итте.
«Халыкара өлкәннәр көнендә без өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтәбез. Аларның зирәклеге, мәрхәмәтлелеге һәм яшәү көче безне илһамландыра. Якын кешеләребезгә шалтыратырга, эшләре һәм сәламәтлекләре белән кызыксынырга онытмыйк», – дип язган Рөстәм Миңнеханов «Макс»та.
Татарстан Рәисе шулай ук өлкәннәргә исәнлекле озын гомер һәм күңел көрлеге теләде.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев