Агымдагы елда бу максатларга 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән иде
2027 елда Татарстан торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә федераль бюджеттан 720 млн сумга якын акча алачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ идарәсе башлыгы Айрат Галләмов хәбәр итте.
Чагыштыру өчен: агымдагы елда бу максатларга 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән. Федераль программа, спикер сүзләренчә, бераз кыскарган, әмма республика программасы – юк.
«Республика программасын әлегә быелгы дәрәҗәдә формалаштырырга ниятлибез. Федераль программага килгәндә, ул бераз кимеде. Республика программасы буенча кыскарту көтелми. Әлегә быелгы дәрәҗәдә – 10 миллиард сум күләмендә планлаштырабыз», – диде Айрат Галләмов.
Республикада киләсе елга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын формалаштыру дәвам итә. Аны төзегәндә муниципалитетлардан килгән заявкалар һәм инженерлык челтәрләрендәге аварияләр исәпкә алына. Идарә башлыгы сүзләренә караганда, гаризалар барлык муниципаль берәмлекләрдән килгән һәм алар күп.
Айрат Галләмов билгеләп үткәнчә, коммуналь инфраструктураның торышын анализлау барлык сегментларда да шактый тузганлык дәрәҗәсен күрсәтә. Вәзгыятьне төзәтү өчен республика һәм федераль бюджетлардан финанслана торган программалар гамәлгә ашырыла.
Узган ел коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы белән беррәттән республика программасы да эшләтеп җибәрелде. Ике программа буенча акчаларның гомуми күләме 12,5 млрд сумнан артып киткән. 168 объект яңартылган һәм 419 км инженерлык челтәре алыштырылган.
Быел эш дәвам итә. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы кысаларында 2,5 миллиард сумлык 17 объект гамәлгә ашырыла. 14 объектта эшләр тәмамланган, өчесендә әле дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 97 процент тәшкил итә, 49 км инженерлык челтәре алыштырылачак.
Республика программасы буенча быел 116 чара үткәреләчәк, аларда 238 км челтәр яңартылачак. 78 объектта эшләр тәмамланган, гомуми үтәлеш – 88,5%.
Моннан тыш, хәзерге вакытта халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасы буенча 95 объектның 90ы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча биш объектның икесендә эш бара. Моннан тыш, 66 газ казаннары алыштырылган һәм блок-модульле котельныйлар урнаштырылган.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев