Тантаналы көнне ветеран адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавы укылды
Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнесафия Миңнегәрәй кызы Баһавиева 99 яше белән котлаулар кабул итә. Тантаналы көнне ветеран адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавы укылды.
Миңнесафия апа Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда кызга нибары 13 яшь булган, әмма сугыш чорының бөтен авырлыкларын ул олылар белән бертигез күтәргән. Җиңү маен туган авылында каршы алган. Сугыштан соңгы елларда туган авылында сөт тапшыру пунктында эшләгән, коры сөт ясаган. 1982 елда лаеклы ялга чыккан. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җиңүгә керткән өлеше өчен аңа «Тыл хезмәтчәне» исеме бирелгән.
Чистайның «Юлдаш» йорт-интернатында 2015 елның ноябреннән бирле яши.
– Миңнесафия апа – бик игелекле, юмарт, зирәк, ачык күңелле кеше. Ул һәркем белән җылы аралаша, тормыш авырлыгыннан беркайчан да зарланмый. Интернатта барысы да аңа хөрмәт белән карыйлар, –диләр йорт-интернат хезмәткәрләре.
Олы яшьтә булуына карамастан, ул мөһим вакыйгалардан читтә калмый: махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга актив ярдәм итә. Учреждениедә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр аңа аеруча зур игътибар белән карыйлар.
Истәлекле көндә ветеранны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары, ветераннар Советы, 8нче ТҖС вәкилләре һәм кадет мәктәбе укучылары килде. Кунаклар аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел җылысы теләделәр. РФ Президенты Владимир Путиннан котлауны Михаил Ксенофонтов шәхсән үзе җиткерде.
Нет комментариев