Константин Иванов җитәкчеләрне үз оешмаларындагы ветераннарга игътибарны арттырырга өндәде
Җәмгыять

Константин Иванов җитәкчеләрне үз оешмаларындагы ветераннарга игътибарны арттырырга өндәде

Атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде

Муниципалитетта атналык киңәшмәдә идарәче компанияләр, авыл хуҗалыгы эшләрен, оператив хәлне тикшерделәр. Шулай ук якынлашып килүче Өлкәннәр көне турында да сүз булды. Аны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде.

 

Дүрт идарәче компания эшли

Фото: Дамир Гайнетдинов
Фото: Дамир Гайнетдинов

 

«Жилремсервис» компаниясе директоры Дамир Гайнетдинов 2026 ел өчен идарәче компанияләр эше турында отчет тәкъдим итте. Ул районда идарә итү, хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләре башкарылуы, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дүрт идарәче компания эшләвен хәбәр итте. Алар идарәсендә 433 күпфатирлы йорт бар, шуларның 55е авыл җирлекләрендә урнашкан.

Хезмәт күрсәтелүче торак фондының гомуми мәйданы 874 мең квадрат метр, 17 035 фатирда 31 153 кеше яши. Хезмәт күрсәтүче персонал 220 кеше, 82 ишегалды себерүче.

2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган 11 270 мөрәҗәгать теркәлгән, ул узган елдагыга караганда 656гә (5,5 процент) азрак. Күп очракта яшәүчеләр торак фондын карап тору һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре: салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүне җайга салу, түбәне һәм инженер челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча шалтыраталар.

2026 елның 8 аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 98,9 процент тәшкил итә, узган елның шул чорында 99,4 процент.

 

Район кырларында соңгы культураларны җыю актив төстә бара

Фото: Александр Ромадановский
Фото: Александр Ромадановский

 

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Аның чыгышының төп өлеше кыр эшләренә багышланган иде. Кырларда актив төстә рапс җыю бара, бүгенге көнгә ул 11 мең гектарда җыеп алынган, бу фаразланган күләмнең 76 процентын тәшкил итә. Җитен җыюда яхшы үсеш бар. Фаразланган мәйданның 60 проценты суктырылган. Узган атнада соя һәм көнбагыш җыю эшләренә керештеләр.

Барлык игенчеләр алдында соңгы культураларның 17,5 мең гектарын җыеп алу эшләре тора.

Бәрәңге, кишер, чөгендер җыю дәвам итә. Шулай ук туфракны төп эшкәртү бара. Ә менә хуҗалыкларда сабан кульураларын чәчү төгәлләнгән.

Терлекчелеккә килгәндә, узган атнада хуҗалыкларда 3430 тонна ит җитештерелгән, 408 тонна сатылган, 35 баш бозау алынган. Моңардан тыш, силос, салам әзерләү эшләре актив бара. Сенаж һәм печән әзерләү эшләре төгәлләнде.

 

Наркотикларны законсыз саклау фактлары ачыкланды

Фото: Антон Ерашов
Фото: Антон Ерашов

 

Узган атнага оператив хәлләргә анализны Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Антон Ерашов үткәрде. Җинаятьләр турында 7 хәбәр теркәлгән: 3 наркотикларны зкаонсыз саклау факты, мәҗбүри күзәтүчәнлекне бозу һәм чит кеше мөлкәтен урлау буенча берәр факт, административ җәзага тартылган кеше тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның ике факты. Юлларда 14 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бер кеше тән җәрәхәтләре алган. 102 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, аларның 83е юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәннәре өчен ике машина йөртүче тоткарланган.

 

«Үз оешмаларыгыздагы ветераннарга аерым игътибар бирегез!»

Фото: Константин Иванов
Фото: Константин Иванов

 

Өлкәннәр көне һәм бу датага багышланган Декада якынлаша. Шул уңайдан Константин Валентинович җитәкчеләрне үз оешмаларындагы бүген эшли торган һәм лаеклы ялда булган ветераннарга игътибарны арттырырга өндәде.


Нет комментариев