Район башлыгы Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көне белән котлый!
Җәмгыять

Район башлыгы Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көне белән котлый!

...

Октябрьнең беренче көнендә без матур бәйрәмне – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу барыбыз өчен дә үзенчәлекле, самими бәйрәм. Аңарда никадәр җылылык, киң күңеллелек, хөрмәт һәм ярату чагыла...

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Халыкара өлкәннәр көне – мәрхәмәтлелек, хөрмәт бәйрәме белән котлауларыбызны кабул итегез. Әлеге көн – сезгә ныклыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, туган җиребезгә мәхәббәтегез, аңа хезмәт итүегез өчен олы хөрмәт. Сез Ватанны сакладыгыз, хуҗалыкларны торгыздыгыз, балалар үстердегез һәм бүгенге көнгә хәтле тормышны яратуның һәм зирәклекнең ачык мисалы булып каласыз.

Аерым рәхмәт сүзләрен илебез азатлыгы сагында торган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә җиткерәсем килә. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган яисә хезмәт юлын дәвам итүче, район тормышында кайнап яшәүче һәм яшьләрне тәрбияләүдә үзеннән өлеш кертүче өлкәннәребезнең барысына да зур рәхмәт. Сезнең зирәклегегез һәм олы тормыш тәҗрибәгез яшьләргә күп кенә мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәм итә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле озын гомер, якыннарыгызның кайгыртуын, кадер-хөрмәтен, яратуын тоеп яшәвегезне телим! Һәрчак шулай актив, олы йөрәкле, киң күңелле булып калыгыз. Сезнең тормышыгызда шатлыклы, якты көннәр күбрәк булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев