Малайлар һәм кызлар машина йөртүче, пассажир, җәяүле һәм инспектор ролен үзләрендә сынап карадылар
Чистайның 4нче һәм 5нче номерлы мәктәпләренең урта сыйныф укучылары «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләм һәм үтим!» республика интерактив агарту уенында катнашучылар булдылар. Проектның максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү һәм юлда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләрен ныгыту.
Гадәти лекцияләр урынына алар өчен команда ярышлары үткәрелде. Уен өч раундтан торды, анда балалар үзләрендә машина йөртүче, пассажир, җәяүле һәм инспектор рольләрен сынап карадылар. Мавыктыргыч дәрестә алар конспектлар язмадылар, ә «баш мие штурмнары»нда һәм викториналарда катнаштылар. Оештыручылар фикеренчә, мондый формат материалны яхшырак үзләштерергә һәм юлда дөрес гадәтләр формалаштырырга ярдәм итә.
Соңыннан барлык катнашучыларга сертификатлар, машина йөртүчеләргә хат-юллама һәм яктылыкны кире кайтара торган брелоклар тапшырылды. Иң актив командаларны дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләделәр.
«Проектта урта сыйныф укучылары катнаша, чөнки 2025 ел статистикасы буенча Татарстанда нәкъ менә шундый яшьтәге балалар юл-транспорт вакыйгаларына ешрак эләккән, – дип аңлатты «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның профилактика бүлеге башлыгы Светлана Рясова.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләм һәм үтим!» проекты «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ инициативасы белән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Оештыручылар ассызыклаганча, дәресләр үткәрү географиясе даими рәвештә киңәя бара. Проект республикада 2021 елдан бирле эшли, һәм бу вакыт эчендә аның аша инде 11 мең укучы узган. Агымдагы ел ахырына катнашучыларның гомуми саны 15 меңгә җитәр дип көтелә.
Нет комментариев