Сезнең һәрберегез гасырдан артык тарихы булган газета үсешенә үз өлешен кертте
1 октябрь – Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көне. Бу дата безнең җәмгыятьтә олы тормыш юлы узган һәм гомуми ихтирамга лаек кешеләрне хөрмәтләү көне буларак киң танылган.
Күркәм гадәт буенча бу көннәрдә лаеклы ялда булган ветераннарга аерым игътибар бирелә. Безнең редакция коллективында да моңа кадәр эшләгәннәр турында онытмыйлар.
Кадерле коллегалар! Сезнең һәрберегез гасырдан артык тарихы булган газета үсешенә үз өлешен кертте. Сез озын-озак еллар фидакарь хезмәт иттегез. Без сезне ихтирам итәбез һәм бүген дә көр күңелле булуыгызга чын күңелдән сокланабыз. Сезгә хезмәт сөючәнлек үрнәге булганыгыз һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклаганыгыз өчен мең рәхмәт.
Безнең кадерлеләребез – Саимә Ибраһим кызы Гатина, Николай Васильевич Уралов, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рушания Сәет кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Кәримә Галләм кызы Азманова, Любовь Николаевна Зайцева, Елена Николаевна Ошибкина, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова, Гөлсинә Сәмигулла кызы Сорутдинова сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез!
Озак һәм бәхетле яшәгез, балаларыгызның һәм оныкларыгызның уңышларына сөенегез! Яшәгән еллар сезнең өчен горурлык, ә тирә-юньдәгеләр өчен зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булсын. Якыннарыгызның кайгыртуы һәм яратуы сезне һәрвакыт җылытсын!
Хөрмәт белән, «Чистай-информ» коллективы
Нет комментариев