Җәмгыять

Татарстан урманчылары яңа сезонда 11 мең килограммнан артык орлык әзерләячәк

Быел Татарстан урманчылары кимендә 11,455 мең килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләячәк

Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 

«Без урман орлыкчылыгы объектларын карауга аерым игътибар бирәчәкбез. Чаралар 488 гектар мәйданда уздырылачак. Бу эш – урман торгызуның нәтиҗәле нигезе», – дип билгеләп үтте ул.

 

Эшләр «Экологик иминлек» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә башкарыла.

Чыганак: “Татар-информ”


Нет комментариев