Сайлау участогына Дмитрий Иванов гаиләсе белән килде
Чистай районында РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү тулы көченә бара. Бүген тавыш бирүнең өченче көне.
2730нчы сайлау участогында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та үз тавышын бирде. Сайлауларга ул хатыны, кызы һәм оныгы белән килде.
«Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Чистай районында барысы да яхшы дәрәҗәдә оештырылган, барлык участоклар штатлы режимда эшли. Яшәүчеләр тавыш бирүдә катнаша, алар сайлау участокларына яхшы кәеф белән килә. Барыгызны да сайлау участокларына барырга һәм үз тавышыгызны бирергә чакырам», - диде Дмитрий Иванов.
Нет комментариев