Чистайлылар хезмәт хакы буенча бурычлар һәм рәсми булмаган (соры) хезмәт базары турында хәбәр итә алалар.
Моны uslugi.tatar.ru сайтында «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмати системасына мөрәҗәгать итеп, шулай ук 5-25-61 «кайнар линия» телефоны аша эш вакытында эшләргә мөмкин.
Намуссыз эш бирүчеләр, эшчеләр белән тиешле тәртиптә эш мөнәсәбәтләре рәсмиләштермичә, төрле фондларга акча күчермиләр, шулай итеп, эшченең булачак пенсиясен, больничный буенча яисә декрет ялы буенча түләнергә тиешле акчаларын урлыйлар. Шуңа күрә дә эшкә урнашканда эш бирүчедән хезмәт килешүе төзүне таләп итәргә, килешүнең бер нөсхәсен үзеңә алырга кирәк.
Хезмәт хакын алу буенча бурычлары булган очракта хезмәткәр үзенең законлы хокукыннан файдалана – үз хезмәте өчен түләүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итә ала.
Нет комментариев