Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ярымфиналга чыктылар

Безнең "Труд" командасы (тренеры В.Дорофеев) ТРның 1/4 Кубогының икенче уенында Казаннан "СДЮСШОР-14" командасы белән очрашты. Матчның нәтиҗәсе безнең файдага - 3:2.

Чистайлылар шулай үзләренә ярымфиналга юл ачтылар. М.Храмов, Р.Васькин, Д.Поторочин, Г.Гарифҗанов, И.Сергеев, П.Гуляко, Э.Җаббаров, А.Фролов, С.Гомонов, С.Матвеев, А.Козырев команда составында үзләренең уеннары белән җиңүне якынайттылар. Алмашка А. Андронов, А. Шилов, А. Пушкарев, Р. Ишмаков чыктылар.
Контратака булды һәм 15 нче минутта кунаклар исәпне ачтылар. Тәнәфескә биш минут кала Эдуард Җаббаров исәпне тигезләде. Соңрак хуҗалар өстенлеге тагын ике гол белән ныгытылды. Денис Поторочин икенче тупны, ә Андрей Андронов тиз атакада - өченче тупны керттеләр. Уен тәмамлануга өч минут кала, кунаклар пенальти белән икенче туп керттеләр. Безнең футболчылар ТР Кубогының ярымфиналында узган елгы чемпионнар һәм быелгы чемпионатта лидер булып торучы "Шинник" (Түбән Кама) командасы белән очрашалар.
Ә иртәгә, 14 сәгатьтә үзәк стадионда футбол буенча республика чемпионатының чираттагы уены узачак, "Труд" Әлмәттән "Нефтеград" командасын кабул итәчәк.
Хөрмәтле җанатарлар, командагызга ярдәм итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев