Һава торышы

18 ноябрьдә Татарстанда томан һәм +2 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда явым-төшемсез салкынча һава торышы саклана

Төнлә бераз кар явуын ихтимал, әмма көндез явым-төшем көтелми. Кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.

 

Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә исүче җил көндезге сәгатьләрдә урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәячәк.

 

Татарстан буенча төнлә температура – 0..-5 градус, көндез -1..+2 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ

 


Нет комментариев