Алабуга һәм Әгерҗедәге алты милекчегә фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәте белгечләрен кертүдән баш тарту сәбәпле штраф салынган. Аларның һәркайсына 5әр мең сум түләргә туры киләчәк
Татарстанның торак инспекциясендә закон нигезендә хезмәт күрсәтү ел саен үткәрелергә тиеш, ә милекче фатирга керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш, дип билгеләделәр.
Бу милекчеләргә белгечләр ике тапкыр: 2025 һәм 2026 елларда эләгергә тырышып караганнар. Аларга шулай ук 10 көнлек срок белән язма хәбәрнамәләр җибәрелгән, әмма хуҗалар газ белгечләренә ишекне ачмаганнар.
Татарстанлыларга хезмәт күрсәтелмәгән су җылыткыч, казан яки плитә бикле фатирда гына түгел, ә бөтен йортта агулану һәм шартлау куркынычы янавын искәрттеләр. Нәкъ менә шуңа күрә фатирга кертелмәү административ хокук бозу булып санала.
«Техник хезмәт күрсәтү графигы буенча белгечләрне кертү – фатир хуҗасының бурычы. Вакытында ишекне ачмасагыз, акт, беркетмә һәм карар көтегез», – дип кисәттеләр республиканың торак инспекциясендә.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев