Җәмгыять

Татарстан бирелгән ипотекалар күләме буенча Россиядә алтынчы урында тора

2026 елның гыйнвар–сентябрь нәтиҗәләре буенча республика халкына 554,5 млрд сумлык торак займнары бирелгән. Бу хакта РФ Үзәк Банкы мәгълүматлары сөйли

Рейтинг лидеры булып 2,5 трлн сум күрсәткече белән Мәскәү тора. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (1,53 трлн сум), өченче урында – Санкт-Петербург (1,05 трлн сум).

Бишлеккә шулай ук Краснодар крае (775,5 млрд сум) һәм Свердловск өлкәсе (624,5 млрд сум) кергән.

Татарстан алтынчы урында тора. Аннан соң Башкортостан (508,1 млрд сум), Ростов (499,1 млрд), Чиләбе (443 млрд) һәм Новосибирск (405 млрд) өлкәләре бара.

Чыганак: Вести Татарстан


Нет комментариев