Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов Чистай авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итте
Гражданнарның сораулары сыйфатсыз товарлар сатып алуга: җитештерүче билгеләгән гарантия срогын сатучының киметүенә һәм ремонт чорына алмашка товарны бирмәвенә кагылды.
Территориаль орган башлыгы аңлатканча, РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 19нчы маддәсе нигезендә кулланучы, әгәр товардагы җитешсезлекләр җитештерүче билгеләгән гарантия срогы дәвамында табылган булса, сатучыга товарның җитешсезлекләренә карата законда каралган таләпләрне куярга хокуклы.
РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 20нче маддәсе нигезендә, сатучы, кулланучы таләбе буенча, өч көн эчендә ремонт чорына шул ук төп куллану сыйфатларына ия булган озак файдалану товарын түләүсез бирергә һәм үз исәбенә китерүне тәэмин итәргә тиеш. Әмма бу кагыйдәдән искәрмә бар: РФ Хөкүмәте тарафыннан ремонт яки алмаштыру чорында кулланучының шундый ук төп куллану үзенчәлекләре булган товарны түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак вакытлы файдалану товарлары исемлеге расланган. Мәсәлән, бу исемлеккә азык-төлекне термик эшкәртү һәм ризык әзерләү өчен кулланыла торган көнкүреш билгеләнешендәге электр, газ һәм газ-электр приборлары керә.
Александр Панов билгеләп үткәнчә, грамоталы кулланучы – барысын да һәм шунда ук таләп итүче түгел, ә закон буенча нәрсә таләп итәргә мөмкин икәнен белүче. Мондый чаралар гражданнарга үзләрен кулланучылар базарында ышанычлырак хис итәргә һәм үзләренең кулланучылар хокукларын якларга ярдәм итә.
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы ярдәмендә әзерләнде
Нет комментариев