Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 52 җәяүлене административ җаваплылыкка тарткан
2-15 ноябрь көннәрендә Чистай районында Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре «Җәяүле» оператив-профилактик чара үткәрделәр. Төп максат – җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау һәм алардан килгән зыянның авырлыгын киметү.
Кагыйдә бозган 52 җәяүле ачыкланган
Операция нәтиҗәләре буенча 52 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Рейдлар барышында кагыйдә бозуларны ачыклауга гына түгел, ә юлда күренерлек булуның мөһимлеге турында халык белән аңлату эшенә дә аерым игътибар бирелде.
Яктылык кайтаргыч җәяүлене күренеклерәк итә
– Ике атна эчендә 52 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. Бу саннарның һәрберсе артында фаҗига килеп чыгу куркынычы тора, – дип билгеләп үтте Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы полиция майоры Дмитрий Зинин. – Хөрмәтле җәяүлеләр! Билгеләнгән урыннарда гына юлны аркылы чыгыгыз һәм машина йөртүченең сезне күрүенә инаныгыз. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланыгыз: фликер кешене машина йөртүчегә 300-400 метрдан, ә аннан башка – нибары 30-50 метрдан күренерлек итә. Бу секундлар гомерне саклап калырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе булган урыннарда тизлекне киметергә һәм көзге начар һава шартларында игътибарлы булырга кирәклеген искәртәм.
Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Г. Гомәрова фотосы
Нет комментариев