Лицейчылар пилотсыз очкычлар һөҗүме булганда нишләргә кирәклеге хакында белешмәлекләр алдылар
Җәмгыять

Лицейчылар пилотсыз очкычлар һөҗүме булганда нишләргә кирәклеге хакында белешмәлекләр алдылар

1нче номерлы лицей укучыларына «Бергәләп террорга каршы» дип исемләнгән белешмәлекләр-календарьлар тапшырдылар

Сыйныф укытучылары 1нче номерлы лицей укучыларына «Бергәләп террорга каршы» дип исемләнгән тематик кесә календарьлары тапшырдылар. Әлеге басманың төп кыйммәте – аның икенче ягында. Анда пилотсыз авиация аппаратлары яисә ракета һөҗүме вакытында үзеңне ничек сакларга кирәклеге хакында төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат урнаштырылган.

 

Кыска гына әңгәмә вакытында педагоглар укучыларга куркыныч хәлләрдә ничек паникага бирелмәскә һәм куркынычсызлыкның база кагыйдәләрен белү никадәрле мөһим икәнлеген искә төшерделәр. Календарьның кесә форматы очраклы рәвештә генә сайланмаган: укучылар аны даими рәвештә үзләре белән – пеналда, куртка һәм рюкзак кесәсендә йөртә алалар.

 

«Мондый профилактик акцияләр булдыру укучыларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итеп кенә калмыйча, яшьләрдә үз тормышларына һәм тирә-яктагыларның иминлегенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли», – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.


Нет комментариев